Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу сәбәпле Шадринск округындагы (районындагы) татарлар яшәгән Йолдыз (Ичкен) авылы янып беткән. Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күргән татарларга ярдәм җыя башлады. Конгресстан беренче ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгалачак. Ярдәм әйберләтә дә, акчалата да җыела. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны Марс Тукаевның номеры аша картасына күчерергә мөмкин. 89872974229 номеры картага беркетелгән.


Комментарийлар

  1. Рушания:

    Әссәламегаләйкүм, газиз милләттәшләр! Әйдәгез кушылыйк, аз булса да хәлдән килгәнчә. Тамчыдан күл җыела. Ташламыйк кардәшләребезне.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова