Татарстан Язучылар берлеге әдәби тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында Татарстан китап нәшриятында “Бер гомеренә алты тормыш сыйдырган Надир Дәүләтнең язмышы” дип исемләнгән китап басылып чыкты. Төркиядә яшәп вафат булган галимебез турында хатыны Берил ханым Дәүләт язган бу китап татар иҗтимагый тарихына да яңа сәхифәләр өсти. Әсәрне төрек теленнән татарчага Рушания Алтай тәрҗемә итте.
Яңа комментарий өстәргә