Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Актанышта әдәбият көннәре: Гамил Афзал премиясе Фәнәвис Дәүләтбаевка бирелде

Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшырылды. Быел әлеге премиягә шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы, юморескалар һәм робагыйлар язу остасы Фәнәвис Дәүләтбаев лаек булды. Бүләкне аңа Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Әдәби кичәнең икенче өлеше танылган драматург Данил Салиховның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе белән дәвам итте. Данил Салиховны тәбрикләү сүзе белән Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат чыгыш ясады, юбилярга Берлек исеменнән шәмаил бүләк итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм