Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның “Минем җанда Галәм яши!” дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.
Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады. Ул аңа Берлекнең «Әдәбияттагы казанышлар өчен» медален һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Шатлыгыгызны уртаклашабыз, Факил абый…