Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәй районының Түбән Биш авылында Рабит Батулланың музеен ачарга җыеналар

Зәй районының Түбән Биш авылында Түбән Биш мәктәбендә язучы Рабит Батулланың озак еллар тупланган мирасын кадерләп саклый беләләр. Язучы үзенең Мактау кәгазьләрен, тормыш-көнкүреш экспонатларын мәктәпкә бүләк иткән. Февраль аенда язучының үзе катнашында музее ачылырга тиеш.

Бер якта төрле елларда басылган әсәрләр тупланмасы, икенче киштәдә бүләк итеп бирелгән сөлгеләр урын алган. Мисал өчен, Кукмара сөлгесенең бер гасырлык тарихы бар. Батулланың танылган каракүл бүреге дә кадерле урын алган. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Музей-кабинет Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектта грант оту исәбенә оештырыла.

«Балалар бакчасы балаларыннан алып югары сыйныф укучылары да музей дәресләренә йөри. Анда алынган белем татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашырга һәм призлы урыннар алырга ярдәм итә», – диде Түбән Биш мәктәбенең татар теле укытучысы Илзирә Әхмәтвәлиева.

tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов