Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Яңа Кырлайда Шигърият бәйрәмендә катнашты

Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Шигърият бәйрәме узды. Чарада Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге бер төркем язучылар – Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон, Гәүһәр Хәсәнова, Шәмсия Җиһангирова, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах, Хәбир Ибраһимов, Наилә Ахунова һәм быел Габдулла Тукай премиясенә лаек булган лауреатлар шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, сынчы Кадим Җәмитов катнашты.

Шигьрият бәйрәме шагыйрьләрнең чыгышы һәм Арча район Мәдәният йорты иҗат төркеме әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм аягүрә басып «Туган тел» җырын башкару белән төгәлләнде.

Соңрак язучылар Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта булдылар. Алар Кушлавыч музеен карадылар, укучылар белән аралаштылар һәм Тукайның туган йорты нигезендә куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Шулай ук, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимовның каберен зиярәт кылдылар, аның рухына дога укыдылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов