Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Марат Кәбиров яза башлаган «Шамил» романы турында фикер алыштылар

Марат Кәбиров үзенең Шамил Усмановка багышланган «Комдив мәхәббәте» повесте нигезендә «Шамил» романын яза. Язучылар берлегендә Шамил Усманов шәхесе һәм язылып килгән роман турында фикер алыштылар.

«Әлеге повесть үзе бер мөстәкыйль әсәр. Ләкин аны дәвам итеп татар әдәбиятында вакыйга булырлык әсәр языла ала дип мин дә ышанам, син дә ышанасың, башкаларны да ышандырыйк», дип мөрәҗәгать итте Ркаил Зәйдулла Марат Кәбировка.

«Бу Ркаил Зәйдулланың тәкъдиме белән әдәби әсәрләргә грантлар конкурсына гариза язган идем. Ул үткән һәм акчасын да күчерделәр. Хәзерге заманның илһамы акча сурәтендә була торгандыр. Минем өчен ят жанр булса да мин аны яздым һәм ул «Казан утлары»нда басылып чыкты», дип башлады Марат Кәбиров.

Ул Шамил Усманов турында мәгълүмат аз булуын, юбилейларына багышланган язмаларда аның кызыл комиссар, ялкынлы революционер булуына басым ясалуын әйтте.

«Репрессия дәверендә каршы чыккан бер кеше дә булмадымы икән, дибез. Булган. Шамил Усманов булган. Ул вакыт язучылар арасында корткычлар эзләп басыры да ярсып чыгыш ясаганда «Нишләп алар дошман булсын?» дип сүзен чатнатып әйтә торган кеше Шамил булган», дип сөйләде Марат Кәбиров.

Ул Шамил Усманов биографиясендә бәхәсле моментларның күп булуын ассызыклады.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашкан галим, Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин Милли музей архивларында Шамил Усмановның көндәлекләре саклануын искәртте. Алар кыскартылып «Казан утлары»нда да басылган булган.

«Музейда 1924-31 елларда язылган 3 дәфтәр саклана. Алар иске имләдә башланган, эсперанто телендә язылганнары да бар. 1929 елларда латиница да килеп керә. Ул көндәлекләрне кириллицага күчереп бетерү мәсьәләсе бар әле», диде Айдар Шәйхин.

«Бу шәхесләр кайсы якта көрәшеп йөргән булсалар да, алар бехнең милләтнең бәхетсез балалары. Кызылларга каршы көрәшкән Алкинмы, бүтәнеме, шушы Усмановлармы – алар барысы да милләтем дип янганнар. Шул ук Гаяз Исхакый һәм Галимҗан Ибраһимовларны алсак… һәрберсе үзенчә эшләгән. Без хөкем итәргә тиеш түгел», диде Ркаил Зәйдулла фикер алышуны йомгаклап.

Ул Марат Кәбировка уйдырма булып тоелган драматик моментларны да романга кертергә киңәш итте. «Андый моментлар революциянең нинди куркыныч нәрсә икәнен күрсәтә», диде Ркаил Зәйдулла..

https://tatar-inform.tatar/  Рузилә Мөхәммәтова

фото: Салават Камалетдинов


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов