Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар күренекле татар әдибе Миргазиян Юнысның каберенә барды

Баулы районы Исергәп авылында язучылар – “Мәдәни җомга” газетасы, “Безнең мирас”, “Казан утлары” журналлары баш мөхәррирләре Вахит ИмамовЛәбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин күренекле татар әдибе Миргазиян Юнысның каберен зыярәт кылды.

Язучылар Баулы районында Оренбург өлкәсенең атаклы татар авылларын өйрәнүгә багышланган сәфәр вакытында тукталды. Исергәп авылы Казан-Оренбург юлында кала.

«Миргазиян абый зыялы, үзенчәлекле, сүзен кистереп әйтә белгән шәхес иде. Ул һәвакыт акны ак, караны кара диде. Дөньяны күп гизгәч, әсәрләрендә татар милләтенең язмышын башка халыклар белән чагыштырып бирә алды, татар әдәбиятын баетты. Олпат, классик әдипләребез дә аңа зур хөрмәт белән карады. Ул аерым утрау-дәүләт кебек шәхес иде», – диде Ләбиб Лерон.

Күпкырлы шәхес – атаклы язучы, публицист, диңгезче, сынчы Миргазиян Закир улы Юнысов 1927 елның 25 маенда Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. М.Юныс – әдәбиятка шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Ул 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы була. 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) китабы өчен Тукай премиясе белән бүләкләнә. Миргазиян Юныс 2014 елның 2 июнендә 87 яшендә вафат була, туган җирендә җирләнә.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм