Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегендә «Ркаил Зәйдулла чакыра» дигән очрашулар клубы эшли башлады

Татарстан Язучылар берлегендә «Ркаил Зәйдулла чакыра» дигән очрашулар клубы эшли башлады. Әлеге проект чит төбәкләрдән килгән кызыклы шәхесләр белән аралашу максатында оештырыла.

25 июльдә узган беренче очрашуның кунагы — бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә, эссе остасы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Лилия Газизова булды.

Лилия Газизова Рәсәйдә, Америка һәм Ауропада дөнья күргән 16 шигырь җыентыгы авторы. Гавриил Державин, Анна Ахматова, Валентина Берестовая һ.б. премияләр лауреаты, Шулай ук, Татарстан Язучылар берлегендә рус телле әдәбият һәм әдәби тәрҗемә буенча консультант булып эшләгән чорында, күп кенә кызыклы проектларны тормышка ашырган, рус телендә татар прозасы һәм татар шигърияте антологияләрен әзерләгән шәхес. Узган елны Татарстан Фәннәр академиясендә Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләре буенча кандидатлык диссертациясе яклады.

2019 елдан ул Кайсери шәһәренең (Төркия) Эрджиэс университетында рус теле укыта, Нью-Йорк шәһәрендә (Америка) дөнья күрүче «Интерпозия» журналының җаваплы сәркатибе.

Очрашуда катнашучыларны шагыйрәнең бүгенге көндәге эшчәнлеге, иҗат тормышындагы яңалыклар кызыксындырды. Лилия соңгы елларда классик шигырьдән верлибрларга күчкән. Ул яңа шигырьләр җыентыгыннан верлибрларын, шулай ук, очрашуга килгән шигърият сөючеләрнең сораулары буенча, элек язылган шигырьләрен укыды.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов Лилия Газизованың иҗаты, әдәби һәм фәнни эшчәнлеге турында тәфсирле чыгыш ясады.

Чараны Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова