Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде

Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышы узды. Утырышта ике идарә арасында эшләнгән эшләргә хисап тотылды,  Г.Тукайның туган көне һәм Туган тел көненә багышланган чаралар турында фикер алышынды, берлеккә яңа әгъзалар кабул ителде. Алар – Гүзәл Галләмова һәм Алинә Хисамиева. Котлыйбыз!

▪︎Гүзәл Ибраһим кызы Галләмова 1970 елның 9 июлендә Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлегенә укый. Туган авылы мәдәният йортында егерме ике ел дәвамында сәнгать җитәкчесе вазифаларын  башкара. Вакытлы матбугатка да актив яза ул. Публицистик язмалар тупланган «Ямьлисе иде тормышны» китабы, «Сәхнәле балачак», «Яшьнәтик әле яшьлекне!», «Канатлар куя сәхнә!» сценарийлар җыентыклары; «Ялгыз көймә», «Түз, йөрәк!», «Ызандашлар» әдәби әсәр басмалары авторы.

▪︎Алинә Әсхәт кызы Хисамиева 1986 елның 31 маенда Азнакай шәһәрендә дөньяга килә. Азнакай татар-төрек гимназиясен, Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре кандидаты. «Көзге яфраклар кочагында» һәм «Күбәләкле җәймә» (балалар өчен) шигырьләр җыентыклары авторы. Азнакайда яши.


Комментарийлар

  1. Аноним:

    Афәрин, Гүзәл!

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова