Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Яңа исем» иҗат лабораториясенең остаханә утырышлары ачык дәрес форматында уза

«Идел» журналы каршында оештырылган «Яңа исем» иҗат лабораториясенең остаханә утырышларының берсе Татар китабы йортында ачык дәрес форматында үтте.

Яшь иҗатчыларның эше белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, язучылардан шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияте мөхәррире Рифат Сәлах танышты.

«Беркем дә булышмыйча язучыга әйләнү мөмкин түгел, кемдер кемнеңдер кулына килеп эләгергә тиеш. Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова һәм Лилия Гыйбадуллина шушы остазлык эшенә алынды», диде утырыш алдыннан әлеге иҗат лабораториясенең идея авторы Шамил Садыйков.

«Иҗат дәрте булган яшьләр белән әсәрләр иҗат итү өчен лаборатория ачып җибәргән идек. Ул башта онлайн барды. Хәзерге вакытта шундый дүрт төркем эшли. Инде күзгә-күз карап сөйләшү вакытына да килеп җиттек», дип утырышны лабораторияне оештыручы Гөлүсә Закирова ачып җибәрде.

«Без язарга өйрәнергә теләге булган һәр кешене дә чакырдык. Бу иҗат лабораториясеннән язарга өйрәнеп чыгып китерлек булсын иде», диде ул.

Дәреснең беренче өлешендә «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, әдәбият белгече, язучы
Ландыш Әбүдәрова кыска гына лекция укыды. Гап-гади бер җөмләне әдәби текстка әйләндерү буенча язу күнекмәсе бирде. Дәреснең икенче өлешендә яшь иҗатчылар язу күнекмәләре алды, остазның бәяләмәсен ишетте.

Иҗат лабораториясе эшчәнлеге белән танышырга шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина, шагыйрь, Татарстан китап нәшрияте мөхәррире Рифат Сәлах та килгән иде.

  • 1 мартта «Идел» журналы каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясе старт алган иде. Әдәби мәктәптә каләм чарларга 60ка якын яшь язучы теләк белдергән. Остазлар да танылган әдипләр: «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Туккай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин, әдәбият белгече, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Чаллыдан – «Мәйдан» журналы бүлек мөхәррире, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина билгеләнгән.
  • Остаханә утырышлары ачык форматта уза, утырышларда иҗат лабораториясендә бөтенләй теркәлмәгән яшьләр дә катнаша ала.
  • «Яңа исем» остаханәсе – татар әдәбиятында моңарчы билгеле булмаган яңа исемнәрне барлау максатында ачылды. Анда үзен аеруча күрсәтә алган яшь язучылар истәлекле бүләкләр һәм Татарстан Язучылар берлегенә кандидат дигән исемгә ия була. Бик талантлы авторларның китап җыентыгына кертелү мөмкинлеге дә бар.
  • Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар взкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ТАТМЕДИА АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова