Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Татар-информ» һәм татар язучылары #МӘҺДИЕВ флешмобын башлый!

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм татар язучылары #МӘҺДИЕВ флешмобын башлап җибәрә. Флешмоб күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Әдипләр Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекләр укыячак.

Проектның идея авторы – Земфира Гыйльметдинова, проект җитәкчесе – Илгиз Шәкүров. Алар белдерүенчә, флешмобның максаты – Мөхәммәт Мәһдиевнең исемен яшәтү һәм халыкны «Торналар төшкән җирдә» әсәрен укырга чакыру.

«Язучылар сүзнең кадерен белә торган халык. Шуңа күрә дә бу флешмобны алар белән башлап җибәрәбез. Әдипләр әсәрдән өзекләр укыячак һәм иң кызык җирдә туктаячак. Дәвамын һәркем үзе табып укып бетерергә тиеш була», – дип сөйләде Земфира Гыйльметдинова.

#МӘҺДИЕВ флешмобын Марсель Галиев башлый. Теләге булган һәркем флешмобка кушыла ала. Моның өчен «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекне видеога төшерергә һәм аны #МӘҺДИЕВ хештегы белән интернетка урнаштырырга кирәк.

  • «Татар-информ» һәм татар язучылары күптән түгел «Туфан сүзе сагындыра» флешмобын да уздырган иде. Ул флешмобның видеоязмаларын #туфансүзесагындыра хештегы аша табарга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/02/194628/?fbclid=IwAR0t1KN0r2U1N0UH_KQ-mzGIvvvEcFnbQ7_HM_MNZR41IwCjjlKRzL3RYUQ


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм