Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә ачылды.
Моңарчы өч тапкыр Биектау районының Кече Битаман авылында узган семинар быелдан башлап Туфан Миңнуллинның туган ягына күчте.
«Семинар Туфан аганың туган ягына кайтты. Дүртенче семинарның бирегә кайтарылуын оештырып йөргән Ркаил Зәйдуллага рәхмәт. Драматургларны тыңларга килгән театр вәкилләренә рәхмәт», – дип семинарны башлап җибәрде семинарның идея авторы һәм аңа нигез салган драматург Данил Салихов.
Кунакларны Туфан Миңнуллин белән озак еллар аралашып яшәгән Кама Тамагы районының элеккеге башлыгы Миндел Шәмсетдинов сәламләде. «Семинар өчен Куйбышев затонында – елгачылар тора торган матур бистәдә урын сайладык. Туфан ага зур эшләр эшләп калдырды. Аның һәр әсәре сәхнәләрдә уйналды», – диде ул.
«Безнең драматургларны кемдер тәнкыйтьләгән була. Бездә бүген егермеләп драматург бар. Ләкин бу процесс кимегәннән кими бара. Чөнки милли драматургиягә төкереп карый башладылар. Халык милли драматургия булганда гына йөри», – дип чыгыш ясады Кама Тамагы ягында туып үскән драматург Рәдиф Сәгъди.
Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллинның зур хыялы үзе артыннан дәвамчылар калдыру булуын искәртте. «Бирегә Салават Юзеев, Данил Салихов, Рәдиф Сәгъди һәм Хәбир Ибраһим кебек драматурглар килгән. Башкортстаннан кан-кардәшләр килде. Бу эшлекле семинар булсын иде», – диде Ркаил Зәйдулла.
Ул Туфан Миңнуллинны күз алдына китергәч начар язарга ярамавын ассызыклады. Зур фикерләр, глобаль күзаллау белән язарга кирәген әйтте. «Начар язсак, Туфан абый алдында оят булачак», – диде ул.
Семинар флагын быел Туфан Миңнуллинның кызы Əлфия Миңнуллина һәм Данил Салихов күтәрде.
Семинарда драматургларның унлап пьесасы укылачак. Хәзерге вакытта драматург Айгөл Əхмәтгалиева үз әсәрен укый.
Драматургларның әсәрләрен тыңларга Əлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев, Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев килгән.
Семинар иртәгә дә дәвам итәчәк.
tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә