Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Троицкида Габдулла Тукайга бюст ачтылар

9 июльдә Троицк шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюсты ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Россия Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һ. б. чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Шулай ук ватандашларыбыз Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды.

2016 елның 11 июлендә Троицкида шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, Октябрь урамында (элеккеге Оренбург урамы) тантаналы рәвештә тарихи бина фасадына гранит мемориаль такта куелды. 1913 елда бу бинада Габдулла Мөхәммәтгариф улы тукталган булган. Октябрь урамында шагыйрь исемен Татар һәм башкорт әдәбияты китапханәсе йөртә.

Моннан тыш,  Троицкида «Расулев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышта ислам» дигән фәнни-гамәли конференция уза.

https://tatar-congress.org/


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм