Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тинчурин театрында XXV #ӘдәбиМарафон җиңүчеләрен бүләкләделәр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында XXV #ӘдәбиМарафонның финалистларын бүләкләү тантанасы үткәрелә. Әлеге марафонда Россия Федерациясенең җиде төбәгеннән, Татарстан Республикасының 40ка якын районыннан 6 яшьтән алып 75 яшькә кадәр яшьтәге әдәбият сөючеләр катнашты.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов #ӘдәбиМарафонда катнашучыларның артуын билгеләп үтте. «Әдәби марафон аша кеше үз юлын таба ала. Моннан тыш, марафонда әдәбият сөючеләр бер-берсе белән таныша, фикерләре белән уртаклаша. Оештыручыларга рәхмәт! Барыгызга да афәрин!» – диде ул.

«Соңгы ике елда ВКонтакте социаль челтәрендә 85 меңнән артык #ӘдәбиМарафон хэштегы белән төрле язмалар урнаштырылган. Димәк, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә 85 меңнән артык төрле язучылар, шагыйрьләр, драматургларның әсәрләреннән өзекләр белән танышырга мөмкин, дигән сүз», – диде XXV #ӘдәбиМарафон оештыручысы Раил Гатауллин һәм финалистларны котлады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әлеге чараны китап бәйрәме дип атады. «Әдәбиятны яратучылар өчен ул иң зур бәйрәм. Без укучыларыбыз белән очрашуга һәрвакыт теләп барабыз, чөнки язучы үзе генә беркем дә түгел, аның укучысы да булырга тиеш. Язучылар өчен иң зур мәртәбә – аның укучылары булу, китаплары таралу. Әдәби марафон – зур вакыйга. Ул үзенә күрә язучы өчен дә, укучы өчен дә бер сынау. Язучының әсәрләрен укыйлар икән, ул үзен ышанычлырак сизә. Иң мөһиме – үзеңнең укучың булу», – диде ул.

«Марсель Галиевның бер фикере ошады. «Адәм баласы китаптан ераклашкан саен маймылга якынлаша бара», – дигән. Димәк, китап маймылдан аерылып торыр өчен билге булып тора. Иң мәһабәт китап – Коръән. Без язганнар – әдәбиятыбыз Коръәннән аерылмаган әсәрләр. Безнең әсәрләр Коръәнне шәрехләү дип аңларга кирәк», – диде Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист, Рабит Батулла.

Язучы, драматург, журналист Айгөл Әхмәтгалиева шәхси архивында «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы җибәргән хатларны саклавын әйтте.

«Ләбиб абыйдан: «Бер-ике шигыреңне сайлап алдык, «Яшь ленинчы»да бирербез», – дигән һәм Ркаил Зәйдулланың: «Кадерле Айгөл. Хикәяң уңышлы булган, газетада чыгарырбыз», – дигән хатлары саклана. Балачакта шундый сүзләр канат куеп, язарга этәргеч биргән булса, бүген китап укучыларның: «Иҗатыгызны яратабыз, китабыгызны яратабыз», – диюләре тагын язарга канат биреп кайтара», – диде ул.

Шагыйрә, прозаик, драматург Гөлүсә Батталова беренче «Әдәби марафон»ның җиңүчеләр рәтендә булган. «Раил абыйның җиңел кулыннан башланган әдәби марафончылар хәрәкәте зур мәйданнарны, зур сәхнәләрне тота. Күпме кешене, әдәбият сөюче милләттәшләребезне үз канатына җыя. Аның киңлеге тагын да артсын. Әдәби марафончылар булып, алга таба атларга насыйп булсын», – диде ул.

«Әдәби марафон – иң яраткан проектларның берсе. Чөнки ул мине укучыларым белән якынайтты. Бүген дә күпме елмайган йөзләр күрдем! 21 көндә 21 шигырь язу – үз көчемне сынап карау иде. Кайберәүләр: «Шигырьне күктән әйтеп яздыралар», – диләр. Күктән әйтеп яздырганнарын көтеп торып булмый. Үз алдыңа максат куйсаң, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән дә максатка ирешеп була. Шулай итеп, иҗади хәзинәмне 21 шигырьгә арттырдым», – диде шагыйрә, популяр җырлар aвторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон башка елларда «Әдәби марафон»ның бүләкләү тантанасында катнашкан Роберт Миңнуллин белән Разил Вәлиевны искә алды. «Исән булсалар, алар да шушы сәхнәдә басып торган булырлар иде. Урыннары оҗмахта булсын. Иҗатлары мәңге яшәр дип өметләнәм», – диде ул.

«Әдәби марафон»да катнашкан кешеләрнең «Казан утлары», «Безнең мирас», «Идел», «Мәйдан» журналларын алдырулары турында шарт керер дип уйлыйм. Әлеге журналларда яңа шигырьләр, элекке һәм яшь авторларның яңа әсәрләре басыла. Почтальоннар проблемасы көн кадагында торганда бу зур этәргеч булыр иде», – дип тәкъдим итте Ләбиб Лерон.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев «Әдәби марафон»да катнашучыларны, оештыручыларны котлады. «Мондый марафон булмаса, телне саклау һәм үстерү бик авыр булыр иде. Раил дөрес юнәлешне алган. Әдәби марафон 40лап районда, Россиянең җиде төбәгендә үткән. Бу – зур күрсәткеч. Халыкны тәрбияләүдә шулкадәр зур хезмәт», – дип бәяләде ул.

«Күп язучыларның китапларын укыйбыз, әмма үзләрен күреп белмибез. Ә алар бүген сәхнәгә тезелеп чыгып бастылар. Мәшһүр шәхесләр! Алар безне дөньяны танырга, сүз тәмен, җөмләнең хиссиятен белергә өйрәтте. Бу, чынлап та, зур хезмәт. Марафонда мәҗбүриләп шушы китапларны укырга өйрәтәләр», – диде «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

  • XXV #ӘдәбиМарафонның барлыгы 760 финалисты билгеле. Исемлекне сылтамага басып кереп карап була. Чарада әсәрләре күп укыла торган ун иң популяр язучылар сәхнәгә чакырылды һәм әдәби марафончылар исеменнән диплом, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев җырларын бүләк итте. Чараны Айзилә Батырханова һәм Артём Пискунов алып барды.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина
Май
31
Вс
Алинә Хисамиева
Июн
1
Пн
Гүзәл Яхина
Июн
2
Вт
Ольга Левадная