Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Татмедиа”да Равил Фәйзуллинга багышланган “Әхсән хатлары” китабы тәкъдим ителде

“Татмедиа” бинасында Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган “Әхсән хатлары” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Мең данә белән басылып чыккан китапның автор-төзүчесе – Равил Фәйзуллин. “Бу китапны чыгарып, Әхсән абый алдында бурычымны үтәдем дип саныйм. Ул нечкә күңелле, сабый җанлы кеше, милләтнең киләчәге турында уйланды. Әхсән абый миңа 1970 елларның урталарыннан башлап 36 хат язды”, – диде ул “Татар-информ”да матбугат очрашуында.

“Ул чын иҗат кешесе, фанатик рәвештә эшләп йөргән, остаханәсендә көне-төне шүрәлеләре, урман һәм абзар ияләрен ясаган, алар белән сөйләшкән, җырлап та куя торган булган. Аның күңеле шулкадәр бай, кемгәдер түгеләсе килгән, күрәсең. Ходай рәхмәте, ул хатларын миңа багышлап язган. Хатларын Түбән Камадан миңа үзе китереп китә иде, почтага ышанмады. Мин аңа бер генә җавап хаты да яза алмадым”, – ди ул.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин китапның күп өлеше республиканың китапханәләренә таратылачагын әйтте. “Китапларны нәшрият кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Равил абый рәссамны фәлсәфәче, милли җан иясе, тирә-юньдәге вакыйгаларга битараф булмаучы кеше итеп таныта”, – диде ул.

Китапны чыгаруда катнашкан Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров фикеренчә, китапның уникальлеге – ике зур талантның, аларның рухи дөньясы, “ике планетаның” бергә очрашуында. “Равил абый безнең әдәбиятка сенсация ясап, новаторлык алып килгән кеше. Әхсән абый – татар сынлы сәнгатендә агач материалларына җан бирүче даһи. Икесе дә бәһаләп бетергесез шәхесләр”, – дип әйтте ул.

“Әхсән Фәтхетдинов китабында телебезгә карата глобаль мәсьәләләр – шәһәр элитасы, авылдан күчеп килгән милләттәшләребез мәсьәләсен күтәрә, сәнгать әһелләре турында фикерен белдерә, буын алмашы турында тәкъдимнәрен әйтә. Хатларның үзләренә күрә язмышы бар. Әйтик, бер хат югалган. Китап белән мәктәп укучылары, төрле уку йортта белем алучы студентлар танышсын иде”, – дигән теләген әйтте Зиннур Мансуров.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал яшьләр, “Әхсән хатлары” китабын укып, хатлар һәм көндәлекләр яза башлар дип өметләнүен әйтте.

“Татар әдәбиятында хатлар, көндәлекләр дигән иҗат төре бетте. Шуңа күрә бу китапны филология, журналистика юнәлешләрендә өйрәнсеннәр иде. Шәхесләрнең көндәлекләре үз вакытында әдәби әсәр булырлык иҗат ителгән. Хатлар, көндәлекләр яза башларлар дигән өметем бар”, – диде ул китапны тәкъдим итү кичәсендә.

Рифат Җамал әйтүенчә, Равил Фәйзуллин һәр иҗат кешесенә үрнәк. “Мин аңа бик сокланып карыйм. Кызганыч, Сез бетеп бара торган иҗат төренең, бәлки, соңгы экземплярын чыгаргансыздыр. Равил абый үзе дә гаепле, ул “смс” шигырьләрне яза башлады, аңа ияреп мин дә яздым. Бүгенге заманда озаклап поэмаларны укып утырырга вакыт юк шул”, – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров сүзләренчә, Әхсән Фәтхетдиновның эшләре күп илдә югары бәясен алган. “Әхсән абыйны фәлсәфәче дип әйтми мөмкин түгел. Тормышны, дөньяны, халкыбызның тарихын – барысын бергә күзаллавы фәлсәфи дәрәҗәдә бәяләнә”, – ди ул. Кичәдә шулай ук Рифкат Якупов, Балык Бистәсе һәм Чирмешән якташлыгы вәкилләре дә чыгыш ясады.

  • «Әхсән хатлары» – Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан торган китап. Эпистоляр жанрда иҗат ителгән.

tatar-inform.tatar/ Зилә Мөбәрәкшина


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм