Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әдәби премия лауреатларын билгеләде. Остаханәләр һәм Әлмәт белән Чаллы бүлекчәләре аша тәкъдим ителгән кандидатлар яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.Гаяз Исхакый исемендәге премиягә ике кандидатура тәкъдим ителеп, күпчелек тавыш белән Роза Туфитуллова җиңеп чыкты. Ул рус, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән «Язмыш җиле» романы һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен тәкъдим ителде.

Һади Такташ исемендәге премия күпчелек тавыш белән Марат Кәбировка бирелә.

Җамал Вәлиди исемендәге әдәби тәнкыйть премиясенә Төркиядә яшәүче татар галиме Чулпан Зариф лаек булды. Язучылар аның татар әдәбиятын пропагандалаудагы зур ролен билгеләп үттеләр.

«Татнефть» белән берлектә гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә Татарстан Язучылар берлеге тәрҗемәче һәм шагыйрь Алия Кәримованы тәкъдим итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге премия бердәнбер намзәт булган Зөлфәт Хәкимгә тапшырылачак.

Фатих Хөсни исемендәге премиягә кабат тавыш бирелеп язучы Рафис Корбан лаек булды.

Абдулла Алиш исемендәге балалар әдәбияты премиясе шагыйрәләр Рәхимә Арсланова һәм Фирдәвес Әһлия арасында бүленә. Ике кат тавыш бирелеп, алар тигез тавыш җыйдылар.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов