Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан “Әдәби Әлмәт” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Юбилей тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. ТР Язучылар берлегенең “Әдәбияттагы казанышлары өчен” медале белән Татарстанның халык язучылары Фоат Садриев, Клара Булатова, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Габделхакова бүләкләнде. Шулай ук шагыйрьләр Зинаида Захарова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Дамир Гарифуллин, Нәфисә Сабирҗанова, Резеда Шәриповага Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова