Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылар берлегендә «Язучы» нәшрияты эшли башлады

Татарстан язучылар берлегендә эшли башлаган «Язучы» нәшриятының беренче китабы – Рәсүл Гамзатовның «Мой Дагестан» әсәре булачак.«Быел бөек авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгы. Ул Россия Президенты әмере белән бөтен федерация күләмендә үткәрелергә тиеш. Без ремонтлар беткәч, Тукай клубында кичәсен дә үткәрербез, Алла бирса. Әлегә аның китабын татарча чыгарырга җыенабыз», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Рәсүл Гамзатовның «Мой Дагестан» дигән данлыклы әсәре бар. Аны рус теленә Владимир Солоухин тәрҗемә иткән. Татар теленә беренче китабын Нәсим Акмал, икенчесен Лилия Фәттахова тәрҗемә итте. Хәзер аны Берлекнең әдәби киңәшчесе Газинур Морат редактор буларак укып, әдәби эшкәртә», диде ул.

Китап Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән басылып чыгачак.

«Алга таба яшь язучыларның юка гына китапларын чыгарырбыз дип уйлыйбыз. Айга шундый бер китап итеп елга 12 китап чыгармакчы булабыз», дип планнары белән бүлеште Язучылар берлеге рәисе.

«Безгә «Татмедиа» да бу инициатива белән чыккан иде. Яшьләр өчен осталык дәресләре, районнарда әдәби берләшмәләрне җанландыру, булмаганнарын төзү планнары бар. Мәктәпләрдә очрашулар ясап, әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрне туплап лаеклыларның китапларын чыгару идеясе», диде Ркаил Зәйдулла.

Әлеге «Яңа заман әдәбияты» проекты Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырылачак.

Татарстан Язучылар берлеге нәшрият эшен тормышка ашыру өчен өстәмә штатлар булдыру мәсьәләсен күтәрми. Китаплар әзерләү өчен Берлек аппараты үз көче һәм читтән белгечләр җәлеп итеп башкарачак.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова