Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Хәлим Җәләй вафатына бәйле кайгы уртаклаша

Татар әдәбияты  һәм сәнгате авыр югалту кичерә. Күренекле балалар шагыйре, тәрҗемәче, яраткан артистыбыз Хәлим Җәләлов (Хәлим Җәләй) бакыйлыкка күчте. Туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Үзем дә хәсрәт эчендә. Аның белән безне бик күптәннән дуслык җепләре бәйли иде.

Шат күңелле булса да, һәрвакыт турысын әйтә торган шәхес, халкыбызның тугрылыклы улы Хәлим ага күңелебездә әле озак яшәр.

Ркаил Зәйдулла,

Татарстан Язучылар берлеге рәисе


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм