Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылар берлеге рәисе Анкарада укучы татар студентлары белән очрашты

Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь һәм язучы Ркаил Зәйдулла Төркия башкаласында укучы татар

студентлары, шунда яшәүче татар галимнәре Рамилә Яруллина-Йылдырым, Ильяс Мифтахов белән очрашты.

Очрашу Еразия язучылар берлеге бинасында үтте. Чарага Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу, Башкортостан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, төрек шагыйре Али Акбаш катнашты.

Үзара танышу белән башланган очрашуда Ркаил Зәйдулла шигырьләрен һәм аларның язылу тарихларын сөйләде, аның сүзләренә язылган Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында «Туган ил» җыры тыңланды.

Очрашу ахырында Якуп Өмәроглу Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага һәм очрашуга катнашкан кунакларга Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшриятында яңа гына дөнья күргән Нурихан Фәттахның төрекчәгә тәрҗемә ителгән «Сызгыра торган уклар» китабын бүләк итте.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова