Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан радиосы Рафис Корбанның «Тәүбә көне» әсәре буенча радиофильм чыгара

25 июньдә 13 сәгать 10 минутта Татарстан радиосында язучы Рафис Корбан әсәре буенча куелган «Тәүбә көне» радиофильмы эфирга

чыга.

«Туксанынчы елларда җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең катлаулы чытырманлыгында адашып, кешеләргә карата бик күп явызлыклар кылган замандашыбызның, үзе авыр хәлдә калгач, тәүбә итүе, иманга кайтуы турындагы маҗаралы кыйсса. Узган ел классик әсәрләр буенча радиоспектакльләр эшләдек: Заһир Бигиев, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Хөсни. Быел бүгенге заман әдәбияты авторлары әсәрләренә алындык», – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан радиосы шеф-мөхәррире Нәсим Акмал.

Ул әсәр авторы белән килешеп эшләүләрен әйтте. «Әсәрләрдә бик кискен һәм авыр кабул ителә торган проблемалар күтәрелә. Безнең заман каһарманын бүгенге көн әдәбиятында табуы бик кыен. Шуңа күрә без Рафис Корбанның әсәре белән кызыксындык. Ул бик маҗаралы, Голливуд киноларындагы сыман, геройны үлем белән яшәү арасында калдыра. Диңгез уртасында суга кереп адашкач, аннан соң ул тәүбәгә килә», – диде.

«Радиофильм дигән жанр әле юк иде, аны махсус шушы әсәр өчен уйлап табарга туры килде. Монда вакыйгалар Казанда, су уртасында да, утрауда да, Имәнкискә авылында да бара. Вакыйгаларның төрле җирдә булуын һәм әсәрнең маҗаралы булуын исәпкә алып, без бу жанрны радиофильм дип атарга булдык», – диде Нәсим Акмал.

Алга таба Фоат Садриев, Вакыйф Нуриев, Марат Кәбировның әсәрләре радиофильм буларак эшләнәчәк. Радиофильмнарны Татарстан радиосы сайтыннан да тыңлап булачак. «Шунысы кызык: язмаларны Башкортстанда бик актив тыңлыйлар», – диде Татарстан радиосы шеф-мөхәррире.

Аның әйтүенчә, радиода электән үк радиоспектакльләр эшләнгән. «Радио 1927 елда ачыла, хәтта шул вакытта ук турыдан-туры радиоспектакльләр куелган булган. Без эфирга архивта яздырылып калдырган спектакльләрне генә куя идек, яңаларын эшләү өчен мөмкинлек булмады. Өч ел элек Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән радиоспектакльләр, радиофильмнар яздыра башладык», – диде Нәсим Акмал.

  • Төп рольләрне танылган актерлар Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Әсхәт Хисмәт, Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗан, Алинә Мөдәрриова, Алмаз Гәрәев, Салават Хәбибуллин Илнар Низамиев башкара. Алар белән беррәттән персонажларны «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең хезмәткәрләре дә җанландыра. Проект Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
  • Сценарий авторы – Нәсим Акмал, режиссеры – Рамил Һидяитулла. Радиофильмның икенче һәм өченче серияләре 15 сәгать 10 минутта һәм 16 сәгать 10 минутта тәкъдим ителә.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова