Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

ТатАрчаҖәй төбәкара җәйге ял аланында татар язучылары балалар белән очрашкан

Бер төркем татар язучылары ТатАрчаҖәй дигән төбәкара җәйге ял аланында балалар белән очрашкан. Очрашу Арча педагогия көллиятендә булган. Очрашуда Ринат Мөхәммәдиев, Рифат Җамал, Ләйлә Минһаҗева, Айсылу Имамиева, Вакыйф Нуриев, Газинур Морат һәм Сания Әхмәтҗанова катнашкан.

«Лагерьга төрле төбәктән олимпиадаларда җиңү яулаган актив балалар килде. Аларны Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы туплады. Лагерьның төп юнәлеше – татар телендә сөйләмне үстерү. Лингвистика, матбугат, сәнгать, әдәбият юнәлешләре буенча эшлибез. Язучылар, артистлар белән төрле очрашулар оештырабыз. Шул ук вакытта волейбол, баскетбол, футбол буенча ярышлар, бәйгеләр, остаханәләр уздырабыз», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «ТатАрчаҖәй» җәйге ял аланы урынбасары Әлфия Төхфәтуллина.

Балалар белән очрашудан алган тәэсирләре белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, популяр җырлар aвторы Сания Әхмәтҗанова уртаклашты.

«Лагерьның төп максаты – төрле төбәкләрдән килгән балаларга татарча аралашу мохите булдыру. Балалар күпмедер үзләренең аралашу тәҗрибәсен баетырга, яңа сүзләр өйрәнергә тиеш. Минем төркемдәге балалар баштан бик тә кыенсынды. Алар белән аралашу уен форматында барды. Алар кызыксынды, сораулар бирә башлады, иҗатым турында сөйләштек. Әңгәмә ахырында без шулкадәр дуслашып беттек! Яшьләрне татар язучылары, шигърияте кызыксындырды», – диде ул.

Аның әйтүенчә, очрашуда, нигездә, 14-15 яшьлек балалар катнашкан. «Балалар шигырьләремне укып, аларны тәрҗемә итеп, эчтәлеген сөйләп, тәҗрибәләрен үстерде. Алар минем иҗат белән танышты, татарча сөйләшү осталыкларын шомарттылар. Шулкадәр дуслаштык, аерыласы килмәде. Монда тормыш кайный! Тирән хис-кичерешләр кичердем. Мондый проектлар бик кирәк», – диде Сания Әхмәтҗанова.

«Дәрес биргән вакытта үзем дә дулкынландым, үземнең яшьлегемә – укытучы булып эшләгән чорга кайткандай булдым. «Сез нигә әле дә укытучы булып эшләмисез?» – дип сорады бер кыз бала һәм мине кочаклап алды. Аның карашы шулкадәр моңсу иде. Миңа да моңсу булып китте. Мин моны мактау һәм ярату дип кабул иттем. Балаларга мәктәпне сагынуым турында әйттем», – диде шагыйрә.

Соңрак язучылар лагерьдагы барлык балалар белән актлар залында очрашкан. «Үзебез турында мәгълүмат бирдек. Һәр язучының чыгышында туган телебезнең язмышына карата борчылу сизелде. Иң матур сорау бирүчеләргә китапларымны бүләк иттем. Рус мохитендә яшәсәләр дә, бу балалар вакытлыча булса да, татарча тәрбия ала. Аларда иҗатка омтылыш бар. Балаларны җәлеп итү, аларны катнаштыру бик күпкә нәтиҗәле булды. 45 минутта гына аларның тел белемен артык баетып булмаса да, таныштыра, кызыксыну уята алдык», – диде ул.

Соңыннан «Әлифба» музее мөдире Дамир Таҗиев музей буйлап экскурсия үткәргән. «Көллият директоры Гөлнара Гарипова уку йорты базасында мондый проектның беренче тапкыр гамәлгә куелуын, оештыруда кайбер кыенлыклар туса да, педагоглар, техник хезмәткәрләрнең эшкә жаваплы каравын билгеләп үтте. Лагерьның икенче сменасында да балаларны язучылар белән очраштыру күз алдында тотыла», – диде Сания Әхмәтҗанова.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар