Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар язучылары Габдулла Тукай туган авылда – Кушлавычта кунакта булды

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта кунакта булды.

Алар Кушлавыч музеен карады, Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимовның каберен зиярәт калды һәм Габдулла Тукай туган йорт нигезендә куелган бюстка чәчәкләр салды.

Казан кунаклары өчен Әтнә татар дәүләт драма театры актерлары һәм Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында театральләштерелгән спекталь күрсәтелде.

«Үзен татар дип санаган кешенең күңелен Тукай били. Тукай иҗатында бөтен сорауларга җавап бар. Димәк, ул язган шигырьләр бер дә искерми», – диде укучыларны сәламләп Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ Тукай – туган телнең сакчысы, дип билгеләп үтте.

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая белән очрашуны искә алды.

«Ул миңа Габдулла Тукайгың туган янында һәйкәл ачылган вакытта чәчәкләр салганын сөйләгән иде. Аның тагын кайтасы килде, ләкин кайтып өлгермәде, вафат булды. Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән Мотыйгулла хәзрәт Кушлавычта бергә укыган. Галия апа – Мотыйгулла хәзрәтнең кызы. Галия апа кечкенә булганда Тукай аны кулына алган», – диде ул.

«Галия апа Тукайны Габдуллаҗан абый, дип әйтә иде. Мотыйгулла хәзрәт йорты Тукай өчен үз йорты кебек була. «Мин елак бала булганмын, Габдуллаҗан абый мине ала икән дә кулына, бу каты елый, җырчы булыр мөгаен, дип әйткән икән», – дигән иде Галия апа. Аңа чәчәк салырга насыйп булмады. Мин аның исеменнән чәчәк салам», – диде Фоат Галимуллин.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ премиясе лауреаты Халисә Мөдәрисова укучыларга һәм авыл халкына мөрәҗәгать итеп, «Сез Тукай рухын саклап калгансыз», – диде. «Балаларның саф татар телендә сөйләшүе зур бәйрәм булды. Сез телнең нигезен дәвам иттерәсез. Телне, Тукайны онытмагыз, сезнең миссия шушы», – диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Арча районыннан Тукайның якташы булу горурлык һәм җаваплылык дип саный. «Без – Тукай якташы дигән горур исемне үзебезгә тиң итеп йөртергә тиеш. Балаларыгызга да «без – Тукай ягыннан» дип, туган телне сеңдерергә бурычлы сез», – диде ул.

Очрашуда Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Рәдиф Сәгъди, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Рәмис Латыйпов, Рөстәм Галиуллин, Халисә Мөдәрисова, Сания Әхмәтҗанова, Газинур Морат, Илдар Ягъфәров һ.б. катнашты.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова