Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар җәмәгатьчелеге Чистайда татар шәхесләренә бәйле урыннарны саклау мәсьәләсен күтәрә

Чистай өязен өйрәнгән галимнәр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре Чистайда татар халкының бөек шәхесләре белән бәйле урыннарны саклау һәм музейлар ачу тәкъдиме белән чыгалар.

«Нәкъ менә Чистайда татар халкының борынгы тарихын да, ХХ гасыр башында булган күтәрелеш чорын да күрсәтә алабыз. Монда татар халкының бөек язучылары, мәгърифәтчеләре, галимнәре һәм артистлары туып үскән, аларның саны 100дән артык», – диде Татарстан Язучылар берлегендә узган «Чистай​ каласы һәм Чистай өязе — татар милләтенең олуг хәзинәсе» дип аталган түгәрәк өстәл утыр­ышында җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова.

Ул Чистайда әлеге шәхесләрнең тормыш юлын һәм иҗатын күрсәткән дистәдән артык музей ачарга кирәклеген әйтте. Беренче чиратта дин галиме, мәгърифәтче, хәйрияче Мөхәммәтзакир Камалов яшәгән йортта музей ачу тәкъдимен күтәреп чыкты.

Сүрия Усманова шулай ук татар халкының бөек галимнәренә, язучыларына һәм артистларына багышланган музейлар кирәклегенә басым ясады. Ул тарихчы галим Сәед Вәхиди, археолог Альфред Халиков исемнәрен аерым әйтте. Чистай өязендә туып-үскән язучылардан Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Нәҗип Думави, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай һәм башкаларны санап үтте. Татар театрына нигез салучылар буларак Габдулла Кариев, Шакир Шамильскийны искә алды.

Шулай ук мәгърифәтче Әмирханнар династиясенә дә аерым музей кирәклеге ассызыкланды. Юкәтау археология һәйкәле булган җирлектә археология музее кирәклеге әйтелде.

«Зәйтүнә Мәүлүдова яшәгән йортта мәшһүр татар хатын-кыз мәгърифәтчеләренә багышлаган музей ачарга була. Бик күп атаклы хатын-кыз мәгърифәтчеләрнең бер төбәктән булуларына игътибар итеп, бу хәлне феномен дип әйтәләр», – дип дәвам итте Сүрия Усманова.

«Без Чистайда Әдәбият көннәре дә үткәрергә җыенабыз. Әлбәттә, бу элеккеге Чистай түгел инде, заманында ул татар мәдәнияте үзәкләренең берсе булган. аның үзәге Закир Камалов мәдрәсәсе булган», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ул Чистайда татар тарихына кагылышлы биналарга игътибар җитмәвен әйтте. «Без моңа битараф була алмыйбыз, вакытны сузсак, ул биналар да җимереләчәк», – диде ул.

«Чистайда соңгы берничә елда берничә тапкыр булып таң калдым. Татар бистәсе әле сакланган, ләкин биналар җимерек хәлдә – ни кызганыч. Без 5-10 музей ачарга кирәк дип сөйләнәбез, бәлки бер Татар мәдәнияте музее турында сүз алып барыргадыр. Аның бер өлеше язучыларга, берсе дин әһелләренә, башкалары башка шәхесләргә багышлана ала», – дип фикерен җиткерде Татар энциклопедия институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев.

Түгәрәк өстәл утырышында, шулай ук, галимнәр Илдус Заһидуллин, Наил Нәбиуллин, Алсу Хәсәнвех-Мөхәммәтзакир һәм башкалар катнашты. Чистай районы вәкилләреннән Чистай Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәсхутов, Яуширмәдә Исхакый музеен ачуда башлап йөргән укытучы Лилия Фәсхетдинова һәм башкалар килгән иде.

Утырышта Чистайда Милли-мәдәни үзәк ачу, конференцияләр-укулар оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова