Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар китабы йортында Дәрдмәнд иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

20 октябрьдә сәгать 12:00дә Татар китабы йортында татар әдәбиятының классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир Рәмиевнең (Дәрдмәнд) тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татар китабы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды.

Тарихи һәм билгеле бер дәрәҗәдә географик шартлар бу уникаль шәхеснең матди мирасын саклауны шактый катлауландырган. Дәрдмәнд белән бәйле булган Татарстанда бик аз күләмдә тупланган документаль чыганаклар, фото һәм шәхси әйберләрнең күбесе хәзерге көндә Милли музей фондларында саклана. Күргәзмәдә аларны күрергә мөмкин булачак.

Шул ук вакытта башка мирасханәләрдә сакланган материаллар да урын алачак.

Күргәзмә эшләү дәверендә музейда Дәрдмәнднең тормышы һәм иҗатына багышланган лекцияләр, очрашулар, түгәрәк өстәл оештыру күздә тотыла. Шагыйрьнең иҗаты танылган сәнгать осталары, музыкантлар һәм артистлар башкаруында әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраячак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар