Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркиядә чыккан «Татар хикәяләре антологиясе» язучыларга таратылды

Татарстан язучылар берлегендә Төркиядә басылып чыккан «Татар хикәяләре антологиясе» тәкъдим ителде.Җыентыкка хикәясе кергән 30 авторның һәркайсына бишәр нөсхә китап таратылды. Җыентыкка кергән хикәяләрне төрек теленә тәрҗемәче Фатих Котлы тәрҗемә иткән.

«Төркиядә ХХ гасыр татар хикәяләре басылып чыкты – бу зур вакыйга. Төркия китапны үз хисабына бастырып чыгарды һәм авторларга китаплар да җибәрде. Басылып чыгуга караганда кайтарту кыйммәткәрәк төште», – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе, җыентыкны төзүче Ркаил Зәйдулла китапны тәкъдим итеп.

«Әлеге антология Мәскәүдә рус телендә басылып чыгачак. Азәрбәйҗан телендә дә басыла, Казахстан белән дә сөйләшүләр бара. Бәлки, ул вакытта үзгәрешләр кичереп яңа авторлар да өстәлер. Әдәби процесс үзгәреп тора һәм шулай булырга тиеш тә», – дип дәвам итте ул

Ркаил Зәйдулла мондый антологияләрнең унбиш ел саен басылып торырга тиешлеген ассызыклады. Татар әдәбиятында мондый антология соңгы тапкыр 1992 елда – 30 ел басылган булган.

Төркиядә чыккан «Татар хикәяләре антологиясе» китапка хикәяләре кергән язучылар Батулла, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Садриев, Галимҗан Гыйльманов, Рифә Рахман һәм Хәбир Ибраһимга тапшырылды. Авторларның башкалары кичәгә килмәгән иде.

«Мин төрек телендәге китапларга мохтаҗ түгел идем – төрек телендә 12дән артык китабым чыкты. Ләкин монысы иң кадерлесе дип саныйм, чөнки монда мин каләмдәшләрем, замандашларым белән бергә», – диде Ринат Мөхәммәдиев бүләк китапларны кабул итеп алгач.

«Фатих Котлыны безнең Татарстанга Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип саныйм. Төркиядә килеп татарча өйрәнеп, татар теленнән турыдан туры күпме китапны төрек теленә тәрҗемә итте һәм итәчәк. Мондый егетнең кадерен белергә, сакларга һәм рәхмәтле булырга кирәк», – диде ул.

Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, төрек әдәбияты тарихына кереп татар язучысы үзен мәңгеләштерү юлында җаваплы эш башкара.

«Язучының исән булуы тәрҗемәченең бәхете ул. Һәр хикәя буенча автор белән озаклап сөйләштек, хата китмәсен дип тырыштык. Төркиядә җыентыкны яратырлар дип уйлыйм», – диде җыентыкның тәрҗемәчесе Фатих Котлы.

Ул бу хезмәтнең чит җирләр үз ватаннарына, ватаннары исә чит җиргә әйләнгән Төркия татарларына багышлануын ассызыклады.

Татар хикәясе антологиясен тәкъдим итү кичәсенең икенче өлеше Алмаз Хәмзинның 75 яшьлеге уңаеннан әдәби-музыкаль кичә буларак дәвам итте.

  • Җыентыкта, иң олы яшьтәгесе – 1938 нче, иң кече яшьтәгесе 1989 нчы елгы булган утыз татар язучысының берәр хикәясенә урын бирелгән. Әхәт Гаффар җыентык әзерләнгән чорда вафат булган.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов