Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төркия университетында язучы Марсель Галиев иҗаты буенча фәнни хезмәт якланды

Төркиянең Инөнү университеты чордаш төрки тел һәм әдәбиятлар бүлегендә татар язучысы Марсель Галиевәсәрләре буенча галимә Рамилә Яруллина җитәкчелегендә фәнни хезмәт якланды. Диссертация яклау чарасында «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесе дә катнашты.

Гыйльми хезмәт «Хәзерге заман татар язучысы Марсель Галиев әсәрләрендә тел һәм өслүб» дип атала. Аны Инөнү университеты галимәсе, милләттәшебез Рамилә Яруллинаның аспиранты Фатма Җанполат-Җанал язган.

Фатма Җанполат-Җанал әдипнең поэзия төреннән 20 шигырен һәм чәчмә әсәре буларак «Ак абагалар» лирик повестен тикшергән. Ул хезмәтендә чагыштыру методына өстенлек биргән.

Диссертация биш бүлектән тора. Башлангыч бүлекләрдә автор татар әдәбиятының төрле чорлары, татар теленең төрки телләр төркемендә тоткан урыны һәм аның тарихи процесстагы үзгәрешләре турында мәгълүмат биргән. Фәнни хезмәтнең төп эчтәлеген Марсель Галиев әсәрләрендә кулланылган тел стиленең лексик-грамматик үзенчәлекләре тәшкил итә.

Яшь галимә хезмәтендә Марсель Галиевның хис белдерү, бизәкләү чараларын куллану , фразеологизмнар, алынма сүзләр, метафоралар, сынландыру, чагыштырулар, эпитетлар, гиперболалар, теркәгечләр, бәйлекләр белән эш итү алымнарын анализлаган.

«Марсель Галиев иҗаты әдәбият белеме нигезендә өйрәнелгән. Әмма аның тел-өслүбе үзенчәлекләре бу көнгә кадәр тикшерелмәгән. Кул тимәгән шушы өлкә миңа кызыклы тоелды. Марсель Галиевның тормыш юлын өйрәнгәндә аның рәссам булуы да ачыкланды, язучының ул сәләте әдәби иҗатына дә тәэсир иткән. Әдип тел-бизәкләү чараларын шул хәтле оста башкара, әсәрләрен укыганда күз алдына якты төсләр белән сурәтләнгән картина килеп баса. Мин сүзләр белән картина ясауның серен ачыкларга тырыштым», – дип сөйләде Фатма Җанполат-Җанал.

Диссертацияне яклау комитеты әгъзалары Фатма Җанполат-Җаналның фәнни хезмәтен «Катлаулы тема. Колачлы хезмәт. Җентекләп тикшерелгән»дигән бәяләмәләр белән бертавыштан максатка ирешкән булуын белдерделәр.

  • Яшь галимә Фатма Җанполат-Җанал Элазыг шәһәрендә туып-үскән, Фырат университетында чордаш төрки телләр бүлеген тәмамлаган, аспирантура белемен Малатия шәһәрендәге Инөнү университетында алган, татар телен Рамилә Яруллинадан өйрәнгән. Киләчәктә дә татар теле белән бәйле фәнни эшчәнлек алып барырга ниятли.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм