Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Тәм тапты һәр туар көненнән…»

Актаныш районы Качкын авылында танылган галим-бакчачы Фарсель Зыятдиновны искә алу кичәсе үтте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атказанган фән эшлеклесе, өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы булган Фарсель агага быел июнь аенда 85 яшь тулган булыр иде.

Кичәдә ветеринария фәннәре докторы, профессор Филүс Хисаметдинов, якын дусты, язучы Рафис Корбан, тормыш иптәше Венера ханым, «Мәйдан» журналы мөхәррире Лилия Фәттахова, Фарсель аганың туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәммәсе аның ярдәмчеллеге, башкарган эш-гамәлләренең зурлыгын билгеләп үтте.

«Кешеләр,
Мин сезне, тормышны
Көчлерәк яраттым үземнән…
Сез барда, берни дә кирәкми.
Тәм табам һәр туар көнемнән…» – дигән Фарсель ага үзе дә. (Ф.Зыятдиновның хикәя-шигырьләре, аның турында истәлекләр «Мәйдан» журналының май санында дөнья күрде).

Кичәдә Фарсель аганың иртә бакыйлыкка күчкән хатыны – шагыйрә Фирая Зыятдинова исеме дә яд ителде, шигырьләре укылды, җырлары яңгырады. Бу кичәдә шигырьләр дә, Резеда Шәрәфиева, Рәшидә Басыйрова, Вил Усманов, Рөстәм Насыйбуллин һ.б. башкаруында Ф.Хисаметдинов сүзләренә язылган җырлар да күп яңгырады. Килгән кунакларга тумышы белән Качкын авылыннан булган Айгөл Әхмәтгалиеваның Фарсель агага багышлап яңа гына чыккан «Дулкыннар» китабы да хәдия итеп бирелде.

Филүс Хисаметдинов инициативасы һәм Актаныш башлыгы ярдәме белән дүрт ел элек Качкын мәктәбендә тантаналы рәвештә музей ачылган. Анда Фарсель аганың кулъязмалары, әдәби әсәрләре, шәхси әйберләре саклана. Быел Качкын мәктәбе ябыла икән, әлеге музейның да язмышын хәл итәсе бар. Кызганыч, гаҗәеп матур урында урнашкан, галим-язучы Фарсель Зыятдинов, Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы Филүс Хисаметдинов, Татарстанның атказанган агрономы Фәрит Миргалимов кебек бик күп күренекле шәхесләр биргән авылның киләчәге кыл өстендә тора.

Кичә Ф.Хисаметдинов оештырган Корбан ашы табынында дәвам итте.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин