Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Түбән Камада язучы Фәтхулла Абдуллинның иҗат кичәсе үтте

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла Абдуллинның  85 яшьлек юбилее, 55 яшьлек иҗатына багышланган “Бу дөньяга без килгәнбез икән…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәдә мәртәбәле кунаклар –Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамиль Муллин, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, танылган язучылар Хәбир Ибраһим, Илзирә Вәлиуллина, язучының туганнары, якыннары, каләмдәшләре, китапханәчеләр, мөгаллимнәр, студентлар катнашты.

Кичә барышында юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, бик матур теләкләр, җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде. Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла юбилярга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын һәм истәлек медален тапшырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм