Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә.«Көн кадагында торган мәсьәлә – татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»да булган эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.

Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.

«Аның алдына җитәкчелек тарафыннан яңа татар әдәбиятын барлыкка китерү бурычы куелды. Яңа авторларны эзләү юнәлешендә «Татмедиа» белән китап нәшрияты эш башлап җибәрә. «Идел» журналы да бу эшкә катнаша. Безгә Язучылар берлегендә яшьләр юнәлешен оештырырга кирәк», – дип дәвам итте ул.

Гөлүсә Закирова «Идел» журналының яшьләр иҗаты белән актив эшләвен искәртте. Узган ел старт алган «Яңа исем» дигән иҗат лабораториясе эшчәнлеге белән таныштырды.

«Иҗат лабораториясе дигәндә, без Остаз мәктәбен күз алдында тотабыз. Беренче чиратта шул. Эшләр кызык булачак, мин һәр язучыдан ярдәм көтәм. Мәктәпләргә дә чыгып, иҗат 5ре, язучы Рәмис Латыйпов һәм башкалар катнашты.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова