Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Гаилә” китапханәсе ачылышында катнашты

2 июньдә Казанның Галимҗан Баруди урамында төзекләндерүдән соң 27 нче китапханә ачылды. Китапханә ачылышына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Заманча таләпләргә туры китереп яңартылган китап йорты “Гаилә” китапханәсе дип атала.

Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һәм идарәнең бүлек җитәкчесе Рузилә Камалова чакыруы буенча, китапханә ачылу тантанасында шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән “Татар-информ” журналисты Зилә Мөбәрәкшина да катнашты.

Сания Әхмәтҗанова Рөстәм Миңнеханов белән яңа китапханәнең язучылар өчен әһәмиятле яклары турында сүз алышканнан соң, алар Зилә Мөбарәкшина белән кунакларга заманча компьютер технологияләрен “язучы – журналист” әңгәмәсендә файдалану мөмкинлеген гамәлдә тәкъдим иттеләр. Техник әсбаплар белән махсус җиһазландырылган бүлмәдә аудиокитап яздыру, пластинкалардан тарихи язмалар тыңлау, видеога төшерү һ.б. мөмкинлекләр дә бар.

Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Резеда Исмәгыйлева әйтүенчә, китапханәнең төп концепциясе гаиләләрне китап укуга җәлеп итү булачак. “Бөтен гаилә белән китапханәгә” программасы кысаларында укучыларга фондларга ирекле керү мөмкинлеге бирелә. Китапханәнең гомуми фондын фәнни, нәфис һ.б. төрдәге 50 меңнән артык китап тәшкил итә. Монда ноутбук белән килүчеләр өчен wi-fi зоналары җиһазландырылган, шулай ук китапханәнең компьютер җайланмаларыннан файдаланырга мөмкин.

Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башка эшлекле затлар озатып йөрде.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова