Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сарманда шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның иҗат кичәсе үтте

Сарман районы Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, балалар язучысы, мәгариф ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Хәниф Хәйруллин исемендәге премия лауреаты Вәсимә Хәйруллинаның 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте.

Чарада катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучы Фоат Садриев, галим, шагыйрь, академик Дамир Гарифуллин, “Рухият”нең сәнгать мөхәррире Рамил Миңнуллин, шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова, Миңзифа Әхмәтшина, якташлар җәмгыяте рәисе Алмаз Ишморатов, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатова, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, “Сарман таңнары”, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, Вәсимә апаның башка каләмдәшләре, сыйныфташлары, укучылары, коллегалары, авылдашлары, туганнары, балалары һәм аның иҗатын хөрмәт иткән райондашлар иң матур теләкләрен җиткерделәр, якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Вәсимә апа, гөл-чәчәкләргә күмелеп, сәхнә түрендә кояш кебек балкып утырды. Аның шигырьләрен балалар да сөйләделәр, шагыйрәнең сүзләренә иҗат ителгән җырларын башкардылар. Видео аша да юбиляр матур теләкләр кабул итте. Укытучыга хезмәт куйган коллективы, яраткан җырчыбыз Илсөя Бәдертдинова да сәлам юллады. Өч сәгатьтән артык барган очрашу һәркемнең күңелендә бары җылы хатирәләр калдыргандыр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова