Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Санкт-Петербургта «Шагыйрь йортында шагыйрьләр» дигән шигъри кичә узды

8 июльдә Г.Р.Державин музей-утарында шигърият бәйрәме узды. Аның урыны очраклы сайланмаган. Быел күренекле шагыйрь, дәүләт эшлеклесе

Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Юбилей елында «Шагыйрь йортында шагыйрьләр» дигән шигъри чиратны Татарстан кунаклары – танылган прозаик һәм драматург, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Алена Кәримова «Зур йолдыз координатасы» программасы белән ачты.

Чараның форматы үз эченә шигырьләр укуны һәм кичә кунаклары белән авторларның аралашуын күздә тота. Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эше, нәшрият эшчәнлегендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек, татар язучыларының истәлеген мәңгеләштерү турында сөйләде, үзенең беренче әсәрләрен укыды һәм кичә кунакларын яңа шигырьләр һәм проектлар белән таныштырды.

Алена Кәримова үзенең шигырьләрен укыды, нәфис әсәрләрне һәм шигырьләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләре турында сөйләде. Иҗат кичәсе җылы, дуслык атмосферасында узды, Петербург татарлары мондый очрашуларның дәвам итүенә өмет белдерде. Аннары катнашучылар Г.Р. Державин һәйкәленә чәчәкләр салды.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова