Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Медальне 30 мартта Кремльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.
Каләмдәшебезне югары дәүләт бүләгенә ия булуы белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез.
Миңа ышаныч белдереп, югары дәүләт бүләгенә тәкъдим иткән өчен, Татарстан Язучылар берлегенә зур рәхмәт! Сания Әхмәтҗанова.