Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әсәрләрендә – тормыш үзе

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә журналист, язучы, сатирик, нәфис сүз остасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлегенең Ф.Хөсни һәм Г.Афзал исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов белән очрашу булды.

Әлбәттә, Камил Әдһәм улының титулларын, мактаулы исемнәрен санап чыкмыйча, әдәбиятка керткән саллы өлешен – иҗат иткән күләмле әсәрләрен генә әйтсәң дә, аның дәрәҗәсен аңлау өчен шулар җитәр иде. “Ком сәгате”, “Сакау күке”, “Уен”, “Игезәкләр йолдызлыгы” һ.б. романнарын искә төшерү дә күп нәрсә турында сөйли. Аларның исемнәре генә ни тора! Республика телевизор караучылары арасында популярлашып өлгергән “Ком сәгате” тапшыруы да Камил абыйның мәшһүр әсәре исеменнән алынган. Ә әсәрләренең эчтәлегенә кереп китсәң – тормыш үзе. Болар халык яратып укыган, китапханәләрдә кулдан-кулга күчеп таушалып беткән китаплар. Тулы бер буын әнә шул әсәрләрне укып үсте, аларны яратты, шулар аша язучыны да үз итте…

Кичә, ничектер, табигый башланып китте. Әдип белән китап сөючеләр арасында беренче мәлдә була торган кыенсыну сизелмәде дә. Монда Камил ага Кәримовның нәфис сүз остасы, тагын да халыкчанрак әйтсәк, сүзгә кеше кесәсенә кереп тормый торган “тел бистәсе” булуының да файдасы тигәндер?! Яшь чагында зур сәхнәләрдә концертлар, тамашалар алып барган кеше аудитория атмосферасын шунда ук чамалый, күрәсең: тиешле урында кирәкле сүзен дә таба, безнең халык бик яратып кабул итә торган шаян гыйбарәләрне дә кыстыра, Түбән Камага кагылышлы берәр кызыклы вакыйганы искә төшереп, тамашачыны көлдереп, әңгәмәгә алып кереп китә белә.

Тагын шунысы да бар: кичәне алып баручы (шулай ук сценарийны язучы да) Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Гыйбадуллина әдип белән кайчандыр мәдәният нститутында бергә укыганнар икән. Ул да, үз чиратында, сорауларның кешеләрне кызыксындыра торганнарын гына биреп, кичәгә матур юнәлеш бирде…

Хикәяләре матбугатта әле узган гасырның җитмешенче елларында ук күренә башласа да, язучының әдәбиятта ныклап танылуы соңрак була. Әле аңа барып җиткәнче сикәлтәле тормыш сукмакларыннан шактый атларга туры килә булачак әдипкә. Скважиналар бораулаучы-дезилист, бораулаучы мастер, сантехника җиһазларын ремонтлаучы слесарь… Барлык уку йортларыннан да үтемлерәк “белем бирүче” һәм имтиханнарны да үтә дә таләпчән алучы “тормыш мәктәбе”н уза ул. Әнә шул кырыс мәктәптә “белем алуы” кешеләрнең мәхәббәтен яуларлык әсәрләр иҗат итәргә этәргеч бирә дә инде.

Хәер, моны Камил Әдһәм улы үзе дә яшерми, бервакыт әңгәмә корган чакта ул: “Җырчылар, шагыйрьләр генә иҗатта иртә өлгерә. Ә прозаикларга, бигрәк тә роман язучыларга, иҗат күгенә менеп җитү өчен байтак еллар кирәк. Чөнки алар өлкән яшьтә генә “өлгереп җитәләр” дигән”, – иде. Чыннан да, Камил абый, әдәбиятка инде өлгереп, зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Әнә шул ягы белән дә ул үз укучыларының күңеленә үтеп кергәндер? Шуның өчен аның әсәрләрен халык яратып укый. Беренче күләмле әсәре “Ком сәгате” романы геройларын да әллә каян алмаган Камил Кәримов. Ул кайчандыр үзе белән иңгә-иң куеп эшләгән кешеләр язмышы турында.

Әйе, Камил Кәримов, беренче чиратта, прозаик. Аның лирик-фәлсәфи темаларга корылган романнары үзләренең үткен телле булулары белән укучыны җәлеп итә. Гади генә кебек күренгән әйберләрне дә, язучы матур тел белән бизәкләргә төреп бирә; ризыкка аш тәмләткечләр чама белеп кушылган кебек, азрак юмор, фәлсәфи күзәтүләр һәм, әлбәттә, һәр буын вәкилләренең күңелен тибрәтә алырлык моңсу лирикасы белән укучыны тиз арада үзенә җәлеп итә…

Кичәдә тамашачы белән әдип арасында күзгә күренмәс элемтә җепләре сузылуның, җылы мөнәсәбәтләр урнашуның тагын бер ягы бар икән әле. Залда утыручыларның күбесе белән Камил Кәримовны иҗат дуслыгы да бәйли. Танылган композитор-башкаручы Илһам Хисмәтуллин, “Мунча ташы” эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, җырчылар Җәмил Шәйхетдинов һәм Илшат Хәбибуллин, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе иҗатчылары, аксакаллар… Аларның һәрберсе авызыннан әдип белән бәйле истәлекләрне ишеткәч, әллә соң Камил Кәримов Түбән Камада озак еллар яшәгәнме, шушында торып иҗат иткәнме, дигән уйлар килә башка.

Җирле артистларыбыз, кичәгә ямь биреп, чыгышлар барышында азрак җырлап та алдылар, хөрмәтле кунакны истәлекләр дөньясына иярттеләр. Кичә барышында гаять дәрәҗәдә дулкынлану кичерүен, хискә бирелүен әдип үзе дә яшермәде. “Мин Түбән Камага кайчан гына килсәм дә, шәһәргә, анда яшәүчеләргә карата һәрчак яхшы хәтирәләр белән китәм. Мондагы таныш йөзләрне, җылы кичәләрне искә төшергәч, әллә соң гомерем буе шушы шәһәрдә яшәдемме икән, дигән хис туа. Мин менә шушындый күркәм шәһәрне төзегән түбәнкамалыларга, менә шушындый китапларга бай китапханәләргә һәм аларның кунакчыл китапханәчеләренә, мондагы әдәбият сөюче милләттәшләремә бик рәхмәтле”, – диде ул саубуллашканда.

Китап сөюче түбәнкамалыларның яраткан язучыларыннан никадәр генә аерыласылары килмәсен, тәмле әйбер күп булмый дигәндәй, кадерле очрашу мизгелләре сизелмичә дә узды. Әле кичә тәмамлангач та, язучы белән кара-каршы торып сөйләшүләр озакка сузылды. Кемнәрдер әдипнең иҗат планнары белән кызыксынса, икенчеләренең хәзерге вазгыятькә карашын беләселәре килде – кыскасы, әйтелгән һәм әйтелми калган сораулары бик күп иде түбәнкамалыларның.

Кичә ахырында китапханәчеләр үзенең иҗатын яратучыларга матур мизгелләр бүләк иткәне, очрашуга килгәне өчен мөхтәрәм кунакка рәхмәт белдерделәр, истәлеккә Түбән Камага кагылышлы юбилей китаплары бүләк иттеләр. Китап сөючеләрнең: “Алла боерса, киләчәктә сезнең белән тагын да очрашырга язсын” дигән теләкләре дә яңгырады.

Соңыннан күмәкләшеп, истәлеккә фотога төштеләр.

Фәрит Имамов

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова