Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Язучылар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар

Унике язучы Саба районы Миңгәр авылындагы ял итү базасында ун көн ял итеп, иҗат белән шөгыльләнгән. Аларга монда ял итү мөмкинлеген «Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәре үсеше» дәүләт учреждениесе генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов тудырган. Соңгы көнне язучылар Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән берлектә ун көнлек эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, язучылар өчен мондый шартларның әле тудырылганы булмаган.

«Җәүдәт Миннәхмәтовтан һәм аның тарафдарларыннан гаҗәеп табигать кочагында утырган урынга язучыларны чакыру һәм аларга ял итүне оештыру, ял итәргә мөмкинлек бирү дигән фикер килеп иреште. Без, әлбәттә, бу идеяне күтәреп алдык. Чөнки моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде. Киләчәктә дә шушы тәҗрибәне файдаланырга уйлыйбыз», – ди Ркаил Зәйдулла.

Ул язучыларның башка төрле ял йортларына да барачакларын әйтте.

«Язучылар алар йөрергә тиеш. Иҗат итәр өчен язучыларга шарт тудыру мәсьәләсе – минем турыдан-туры вазифа. Алар әле санаторийларга, ял йортларына да барачаклар», – диде ул.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова