Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: «Сөйләгәннәрнең 30 проценты тормышка ашса да, зур казаныш булыр иде» -«Интертат»

– Ркаил, 100 көн рәис булып эшләп карадың. Әйт әле, чынбарлык син күз алдына китергәнчә булып чыктымы, әллә башкачаракмы?

– Дөресен әйткәндә, мин бит җитәкче урыннарда эшләгән кеше түгел. Инициатива күрсәткәч, чишелеш тизрәк барадыр дип уйлый идем. Ләкин боларның байтагы буш өметләр булып чыкты.
– Мин, әлбәттә, аны чамалап белергә тиеш идем: бюрократик киртәләр бар — кабинеттан кабинетка йөреп килештерүләр. Мин бит андый тәртипләрне белеп бетермим. Шуңа кайчагында канәгатьсезлек хисе була инде — тизрәк эшлисе килә, эшләп булмый. Финанслар мәсьәләсе дә… Президент Язучылар берлегенең аппаратына хезмәт хакын арттырырга хәл итегез, дип кул куйган иде, ТР Финанслар министрлыклары аша йөри-йөри ул акчалар 10 тапкырга кимеде.

-10 тапкыр күбрәк сорарга икәнен белмәдеңмени?

-Ул кадәр күп сорап та булмый бит инде, оят дигән әйбер дә бар. Шундый киртәләр аша үтеп, әкрен генә күнегә барасың. 100 көннән артык үтте…

-…һәм нәрсәдер эшләнә башладымы?

-Дөресен генә әйткәндә, шуны эшләдек әле дип сөйләрлек әллә нәрсә кырган да юк инде. Хуҗалык эшләреннән башлыйк. Автобус алдык та аңа утырып чыгып киттек түгел икән. Лицензия кирәк, кемнедер укытырга кирәк икән. Рафаил дигән егетебез ике тапкыр имтихан бирде. Бу гомумән аның эше дә түгел, ул Тукай клубы өчен җаваплы. Хәзер инде аңа лицензия бирергә тиешләр. Әле автобусның механигы да булырга тиеш икән, медперсонал. Безнең андый мөмкинлек юк, автобусны, сөйләшеп, берәр театрга беркетербез дип уйлап торабыз.

-Бинага ремонт дибез бит инде. Бинага ремонт кирәклеге турында сүз кузгаткач, Президент бик гаҗәпләнгән иде. 2012 елда гына ясалган иде бит капиталь ремонт. Ремонтның сыйфаты әйбәт булмадымы икән инде? Бәлки, ашык-пошыграк булгандыр. Хилафлыкларын тикшерделәр. Ул бит әле мәдәни мирас та, сакларга кирәк. Су үткәреп ятсаң, ул бит таркала, һәйкәл буларак юкка чыга.

– Аның да документлары тиз була алмый икән. Бер оешмадан китә, икенче оешмага килә — хәрәкәтен күзәтеп торабыз. Ремонтны этаплап ясарбыз дип уйлап торам: башта түбәсен, аннары икенче катны, ахырдан беренчесен.

– Иҗат мәсьәләләренә килгәндә дә киртәдән сикереп булмый. Юбилейлар белән җирләүләр дип әйтә идем бит инде мондагы эшне. Аның анысы да зур нәрсә икән. Анысын элек тә чамалый идем инде, бик мәшәкатьле икән ул. Шунысы бар — кайберләренә кушылып кына китәбез. Кайбер шәхесләрне туган яклары бик хөрмәт итә. Мөслимдә булдык әле. Ул гаҗәеп район булып чыкты. Аның җитәкчесе дә бик милли җанлы һәм алга карап эш итә торган кеше икән. Әдәбиятка да бик хәерхаһлы. Язучыларның рәсемнәре музейда тора, гомер юлы да язылган. Бөтен районнарда да андый нәрсә юк, ә Татарстаннан читтә туганнарның төшенә дә керә торган нәрсә түгел. Әлмәттә дә, Баулыда да зурлап әдәби кичәләр уздырылды…

– Алайса районнарда кунак булып йөрисез инде.

– Әдәбиятны популярлаштыру инде ул, уйлап караганда. Апрель аенда Президент белән очрашуда Тәрҗемә үзәге һәм Шагыйрьләр аллеясе темаларын күтәргән идем — йөкләмә булып үземә килеп төште, хәзер исемлеген төзергә кирәк. Президент Кырлайда дигәч, шулай дип баралар инде. Мин Казанда да булдыру яклы.

– Кырлайда гына булып калса, димәк, сине сүгәчәкбез.

– Миннән генә торса икән… Мин хат яздым инде: Кырлайда да, Казанда да булсын, дим. Зиннур Мансуров 10 еллап Туган телгә һәйкәл дип йөри. Бауманда дигән идек, анда Су анасы тора, диләр. Бәлки Юнысов мәйданы дигән уй да бар. Элекке Матбугат йорты («Нугай» кунакханәсе) каршында шәп булыр иде. Болар барысы да бик эч пошыргыч хатлар язудан тора бит. Аннары хат артыннан үзең йөгереп барулар…

-Ул аллеяны кемнән башлыйбыз дип тә уйланам. Кол Галиләрдән башласак… Алар уртак төрки шагыйрьләр. Бәлки Казан ханлыгы чорыннан, Мөхәммәдъяр, Кол Шәрифләрдән башларгадыр. Әле аларның да кайберләренә башкортлар дәгъва итә. Утыз Имәни Башкорт анталогиясендә Габдрәхим Усман булып бара икән. Хәер, бәлки, төрле халыкларның дәгъва итүе шагыйрьнең бәхете дәдер.

-Болары милләтнең рухи үсешенә бәйле гамәлләр. Әле бит Язучылар берлеге башкара торган бик гади эшләр дә бар. Язучыларның сәламәтлеген кайгырту.

-Әйе шул, анысын күз алдына да китермәгән идем — хастаханәләргә урнаштырулар бар икән. Операцияләр ясату мәсьәләләре. Айрат Зарипов (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе. авт): «Сәламәтлек саклау министры белән таныштырыйм әле. Андый чакта туры шуңа гына мөрәҗәгать итәрсең», – ди. Язучылар гел нидер сорыйлар: китап чыгарулар, медаль, кайсының юбилеена машина кирәк… Аларны да аңлыйм инде. «Нәрсә эшләдең әле?» – дип сорап булмый, кайсысы, чыннан да, эшләгән — сүз дә юк. Хәзер мине күргәч: «Тагын нәрсә сорарга килде икән?» – дип Әсгать Сәфәров та сискәнеп куя.

-Әле яңарак кына Күлле-Кимегә бардык. Лена Шагыйрьҗан каберенә таш куелган, шуның ачышы димме инде, кабер ташын ачып булса. Самими, гаҗәп авыл икән. Анда Сибгат Хәкимнең нигез йортын күрдем, шулкадәр беткән, хәтта стенасына каен үсеп чыккан. Аны хәзер сипләп тә булмыйдыр инде, таралып төшәргә мөмкин. Моны Марат Әхмәтовка җиткергән идем. «Әйдә, аның белән генә калма, күренекле язучыларның нигезе буенча реестр төзе», – ди. Моңа да вакыт кирәк — ачыкларга, йөреп чыгарга. Без аны эшлибез инде, Алла теләсә. ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин белән дә киңәштек. Ул Гомәр Бәширов нигезенә, Мәрҗанига, Курсавига стелла куйган, күбрәк үзенең туган ягы Арча ягын карый инде. Сибгат Хәким гомере буе Арча дип язды да, үзе Әтнәгә эләгеп калып «уңмаган». Мәктәптә музей бүлмәсе бар икән, мәктәптә ремонт иде әле.

-Тагын бер хәл итәсе проблема — элек районнарда әдәби түгәрәкләр бар иде.

-Хәзер юкмыни?

-Таралып бетте инде алар. Тел комиссиясе белән бергә Әдәби түгәрәкләр ярышы оештырырга кирәктер. Без ярышлар уздырырга остарып җиттек. Бөтен районда булмаса да, төбәкләп-төбәкләп тә оештырырга була.

-Әле беркөнне Бөтенроссия Драматурглар семинары үткәрү мәсьәләсендә Данил Салихов килде. Шуңа акча табарга кирәк.

-Быел да Битаманда — Данил Салихов утарында үткәрәсезме?

-Традиция буенча, быел шунда үткәрергә җыенабыз. Ике елдан күз күрер. Аңарчы, бәлки Кама Тамагында Туфан абыйның үз өе дә өлгереп җитәр — шунда үткәрә алырбыз. Аның Мәрәтхуҗадагы өен бик матурлыйлар. Күлне генә чистартасы калган иде.

-Ркаил, 100 көнлек эшеңне бәяләү өчен, әйдә, программ чыгышындагы пунктлар буенча китик. Язучылар берлеге милли мәдәниятебез мәнфәгатен яклау өчен мөнбәр булырга тиеш, дидең. Мин 100 процент килешәм. Әмма бу мөмкин хәлме?

– Мин бит беркатлырак кеше. Безнең Язучылар берлегенең ватсап төркеме бар. Берәр тема булса: «Фикерегезне әйтегез, күрсәтегез», – дип язам.

-Күрсәтәләрме?

-Бик күрсәтүче юк шул. Нәрсә турында гына язышмыйлар! Гөлләр үстерүдән алып бәлеш пешерүгә кадәр.

-Берара укытучылардан көлгәннәр иде тел буенча төркемнәрдә кабак бәлеше рецепты язалар дип.

-Чәчәкләр үстерү дә сәнгатькә керә инде.

-Шулай дип саныйк.

-Кызык кына син — алар да күктән төшкән әллә кемнәр түгел бит! Күбесе, дөресен генә әйткәндә, бигүк профессионаллар түгел. Союз әгъзасы булган белән генә түгел бит әле! Мин моңа шаккатмыйм да. Идарәдәгеләр «Төркемгә администратор аша гына керә торган булсын», – дип тәкъдим иттеләр дә, юк инде, кем нәрсә тели — шуны язсын! Кемдер үзен шулай күрсәтә. Кемдер үзен өстенрәк санап, ватсап төркеменнән чыгып та китте. Аларны күзәтеп тору үзе бер әкәмәт. Ә мөнбәр булдыру дигәннән, мин хәзер дә шул фикердә.

– Фикернең дөреслегенә мин шикләнмим, ләкин ничек мөнбәр итәргә? Моңа ничек ирешергә?

-Әлбәттә, хыял белән чынбарлык туры килеп бетми. Программада сөйләгәннәрнең 30 проценты тормышка ашса да, бик зур казаныш булыр иде. Ләкин шуңа омтылырга кирәк дип уйлыйм. Бездә үз фикерен әйтә торган ун-унбиш, бәлки, утыз ук язучы бардыр. Әле бит аның әйткәнен кем дөньяга чыгара — анысы да мөһим. Фикер дәүләт сәясәтенә туры килеп бетмәсә, сез дә әллә ни эшли алмыйсыз.

-Аның өчен социаль челтәрләр бар.

-Бар анысы. Ләкин бит һәр кешенең гаиләсе, балалары… Аларны да аңлап була. Хәзер бик җиңел генә экстремист ярлыгы тагып куярга мөмкиннәр.

-Мин дә чыгыш ясыйм инде. Урын югалтудан курыкмыйм анысы, хәзер инде бу урынны күреп карагач бигрәк тә. Ләкин югалткан очракта аның файдасы бармы соң? Әдәбиятка, аерым язучыларга?..

-Икенче пункт — язучы мәктәпләрне шефлыкка алып, яшь буында милләткә мәхәббәт тәрбияләсен. Шефлыкка алдыңмы мәктәбеңне?

-Бу программа каршымда тора минем. Сез дә оныттырмыйсыз…

-Мәктәбемә кайткан саен барам. Чөнки сеңелкәш анда татар теле укыта. Шефлыкка алу безнең Президент каршындагы Тел комиссиясе белән бергә эшләнәсе эш. Кайбычта иҗатчы балалар өчен Зариф Бәшири премиясен булдыру турында сөйләштек. Алар каршы түгел, тик җәй көне балалар эзләп йөреп булмый.

-Димәк, киләчәктә Татарстанның бөтен мәктәпләре шефлыкка алынып бетәчәк.

-Алай димә инде, мәктәпләр бик аз булып чыга ич алай.

-Бишәр мәктәпне алыгыз.

-Кайбер мәктәпләрдә, гомумән, безне күрәселәре килеп тормый. Боерык белән керү дә дөрес булмас иде, «Насильно мил не будешь», ди. Әнә, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин һәм Ләбиб Лероннар тагын Уфада очрашып йөргән. Ләбиб бит ул кайда булганын интернетка куеп бара.

-Әйе. Ул молодец.

-Димәк, безнең язучылар идарә оештырганга гына карап тормыйча да йөриләр. Язучылар йөрергә тиеш. Гел йөрисе дә килеп тормый, ләкин кирәк нәрсә. Әле бит аның төп вазыйфасы — язу эше дә бар.

-Программ чыгышта «әдәби тәрҗемә үзәге» дидең.

-Әйе. Әле бит аның буенча Президентның йөкләмәсе дә бар. Очрашуда шул теманы күтәргән идем — оештыру эше үземә аткарылды. Хәер, бу табигый.

-Әдәби үзәк өчен акча киләчәк. Ул зур акча да түгел, ике штат берәмлеге. Мәсәлән, бу процессны координацияләргә, тәрҗемәчеләр табарга Мәскәүдән кемнедер чакырасың икән, ул андый акчага риза булмый. Мәскәүдә, гомумән, андый хезмәт хакы юк. Нижгардан Әбүзаров кайтырга тиеш тә… Аңа җир кирәк, йорт төзер идем ди, шуның артыннан йөрисе бар. Буламы-булмыймы, 10 сутый җир жәлләп тормыйк инде. Бәлки, эшләп китәр. Җир мәсьәләсендә Биектау районы башлыгы белән сөйләштем.

-Тагын бер яңалыгыбыз — Мәскәүгә Әдәбият институтына җибәрергә алты кеше таптык. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова бик булышты. Әдәбият институты ректоры Варламов бит күптән Президентка безнең студентларны укыту тәкъдиме белән чыккан булган. «Президент белән очрашкач, йөкләмәсен үтәмәвегезне әйтәчәкмен», – ди. Ә миңа бит аның хаты килгәне дә юк, белмәдем дә андый тәкъдим турында. Әдәбият институтына студентлар җибәрү эшенә үз инициативам белән тотынган идем. Лилия Марсовнадан үтенеп сорагач булышты — рус әдәбиятыннан БДИ тапшырган һәм укырга барырга теләге булган балалар табып бирде. Укырга баручы ике егет, дүрт кыз булыр дип торабыз. Алардан укый башлагач ук подстрочник тәрҗемә иттерә башлар идек. Чөнки тәрҗемә өчен татарча әсәрнең подстрочнигы да кирәк бит әле.

-Бюджет урыннары бит инде, әйеме?

-Әйе. Яшәве тулай торакта. Татарстан, бәлки, стипендия бирер — хат язармын инде. Саҗидә Сөләйманова стипендиясе бар — шуны аларга бирербез, бәлки. Күп булмаса да, аена 2 мең сум өстәмә акча. Ил төкерсә күл була, ди.

-Үзәк үк булмаса да, тәрҗемә эше бераз бара кебек инде ул, төрек теленә тәрҗемәләр турында укып-ишетеп торабыз үзе.

-Тәрҗемә дигәннән, төрек телендә 30 исән язучының 30 хикәясе кергән хикәяләр антологиясе чыгарга тиеш. Алар арасында Әхәт Гаффар гына мәрхүм инде. Антологияне Фатих Котлы эшләп бетерде.

-Европа телләрендә дә хикәяләр бастыру турында уйлыйбыз. «Шундый кешеләребезнең кайсылары булса да сезне кызыксындырмасмы?» – дигән булып, бу капшап карау дип атала. Чувашлар чыгарып карады заманында, Геннадий Айги нык тырышты. Ләкин аңа карап, бөтен дөнья чуваш әдәбиятын укый башламады. Әмма хәрәкәттә бәрәкәт, диләр бит, нидер эшләргә кирәк, зарланудан файда юк.

-Тагын бер пункт — Әдәби фонд кирәк.

-Әдәби фонд бик шәп булыр иде. Мин аны иганә җыю фонды буларак күз алдына китерәм. Тик документларын рәсмиләштерү эше бик катлаулы булып чыкты. Аны өйрәнергә урынбасарым Рифат Җамалга тапшырган идем. Әле берлек каршында нәшрият та ачып булмасмы дип йөрим.

-Иң аянычы — безнең хезмәт хакына яшьләрне чакырып та булмый. Миңа әйтәләр инде: «Акча табу ягын кара», – дип. Мин бит бинаны арендага бирә алмыйм — иң җиңел юл шул булыр иде, арендага бирсәм дә, акчасы мәдәни мирасны саклауга китә, безгә килми. Нәшрият ачу да авыр хәлдән чыгып булмасмы дигән уйдан.

-Безнең иске-москы машиналар күп җыелган, аларны тапшырырга кирәк. Алар яңа килеш алынмаган да, хәзер тузганнар. Берсен Әлмәттән эвакуатор белән алып кайттык. Алар йөрелмичә яткан, ә салымын түләгәннәр. Хуҗалык эшләрендә тәртип урнаштырасы бар.

-Чыгышыңда социаль әһәмиятле әсәрләр өчен грантлар системасы турында да сүз кузгаткан идең.

-Әйе, сорый белеп сорасаң, бирүче тәкатен тотмас, дигән кебек, нәрсәдер эшләргә кирәк инде. Акчаны тагын Президенттан да сорарбыз, мөгаен. Күптән түгел Башкортстанда әдәби форум булды бит. Анда безне чакырмадылар, Татарстан исеменнән Фирдәвес Бәширова барып, Татарстанда башкорт телен кысалар дип сөйләп кайткан. Шул форумда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров: «Башкорт әсәрләрен тәрҗемә итүгә 3 миллион акча бирәм», – дигән. Башкортлар тәрҗемә эшенә менә ничек игътибар бирә, дип әйттем инде мин монда.

-Күпме инде ул?!

-Еллык ярдәм. Ярап тора инде. Әле бит оешмаган үзәк өчен акча сорап та булмый.

-Программа чыгышыңда әйтелгән тагын бер пункт — гонорарларны күтәрү мәсьәләсе ничегрәк тора?

-Менә анысы минем хәлдән килми дип уйладым һәм ул идеядән өмет өздем.

– Ә әйткәндә килер дип уйладыңмы, әллә акча тәмле сүз булганга гына әйттеңме?

-Килер дип уйладым һәм алай да, болай да кузгатып карадым. Әлбәттә, монда бер авырлык бар — матбугатның тиражлары бик түбән һәм ул үзен-үзе акламый, бөтенесе дотациядә. Тагын арттырыгыз дип әйткәч, аптырап карап торалар. Бер генә түгел, шактый әйтеп карадым.

-Ярый әле, китаплар дәүләт хисабына бастырыла, анысы да үз хисабыңа калса, милли әдәбият бөтенләй ишелеп төшәчәк.

-Димәк, бу темада намусың чиста — әйтеп карадың.

-Әйтәм инде гел… Президентның киң күңелле чагына туры килсәң, бәлки, барып та чыгар.

-Аудиокитаплар турында да әйткән идең. Дөрес, ул эш күпмедер күләмдә бара. Бәлки, ул мәгълүмат сиңа килеп җитмәгәндер. Әллә аның күләме канәгатьләндермиме?

-Ул шактый гына җайга салынган икән инде. Мин бер әйбергә аптырыйм. Хәзер «Китап» радиосы да бар бит. Анда көндез әйбәт җырлар башкаралар. Ретро. Тыңларга рәхәт. Арасында шигырь сөйләп куялар. Ярый, Йолдыз Миңнуллинаныкын сөйлиләр, аның кебек яза торган берничә яшь кыз да бар. Кайчакта әллә нинди авторлар Аллаһ язмаган, әдәби телгә сыймаган шигырьләр сөйләп куя.

-Әдәби консультант кирәк дисеңме?

-Анысы да кирәктер аларга. Яшьләр әдәбият тарихын белмидер дә. Мине әле башкасы да борчый — анда проза уку бөтенләй төнгә генә кала. Мин әйтеп тә карадым инде — фикеремне яшереп йөри торган кеше түгел бит. Безнең бит Фаил Шәфигуллин, Шәриф Камал, Мәгъсүм Хуҗин кебек хикәя осталары бар, нигә аларны көндез укымыйлар?

-Язучылар берлегенең сайтын камилләштерү һәм язучыларның сайтларын булдыру турында да әйткән идең программа чыгышыңда. Хәзер сайтыгызда яңалык тиз куела, Ләбиб Леронны уздыра алмасагыз да, тиз эшлисез.

-Ләбибне уздырып булмый һичничек. Чөнки мин барган җирдән хәбәрне җибәреп, аны җаваплы кеше формага кертеп сайтка элгәнче вакыт уза. Без бит Ләбиб кебек «мәлебез» дип кенә язып куя алмыйбыз, җөмлә төзисе бар. Шунлык белән генә Ләбибтән калышам. (көлә)

Тагын бер идея бар. Ютуб канал ачтык: «Яшел камин янында» дигән җитди тапшыру һәм «Әйбәт гайбәт» тапшыруы ясыйсыбыз килә. Без канал өчен акча түлибез бит инде. Ләкин аз карыйлар.

Сайт мәсьәләсендә дә уйланам. Китапханәдә совет вакытында чыккан иске китаплар бар, бәлки, шуларны цифрларгадыр? Архивта язучыларга бәйле төрле документлар бар. Мисал өчен, кемнеңдер матди ярдәм сорап язган гаризасы, кемнедер эчеп, каядыр эләккән өчен тикшергәннәр. Ул документларның күбесен алып та киткәннәр инде. Ләкин алар бар әле.

-Кызык. Мин аларны рәхәтләнеп укыр идем. Пунктның икенче өлешенә — язучылар сайтларына килсәк…

-Ул реаль булып чыкмады — дөресен әйтергә кирәк. Чөнки күп язучылар ватсап дигән әйберне дә белми. Курслар ачсаң да… Алар бит өлкән яшьтәгеләр инде, 80гә таба барганда алар аны кирәксенми дә…

-Икенче яктан караганда, ул кешенең сайты кирәкме әле халыкка?

-Анысы да бар?! Минем сайт бар күптән, ләкин анда минем үземнең дә керергә вакыт юк. Айга бер-ике тапкыр кереп, матбугатта чыкканны куеп чыгам. Бу арада инстаграмны үзләштерә башладым әле.

-Аның каравы, фейсбукка да язмыйсың, бәхәсләргә дә катнашмыйсың.

-Вакыт юк. Дөресен әйтергә кирәк — китап та укыйсы килми башлады. Язу турында әйтмим дә инде. Ниндидер проектларга кереш сүзләр генә язам — бу бит инде иҗат түгел. Моңа бик эчем поша, әлбәттә. Керемнәремне карасаң, рәислеккә килгәнче рәис хезмәт хакына караганда гонорарлар белән күбрәк эшләгәнмен. Хәзер әдәби конкурсларга да катнаша алмыйм. Әле бер әдәби конкурста жюри рәисе дә.

-Элеккечә заказга эшләмисеңме инде хәзер?

– Вакыт юк бит. Хәер, бер йөрергә өйрәнгән хатын йөри инде ул, дигәндәй… Әле беркөнне Гүзәл Сәгыйтова «Саумы, Казан» конкурсына яз дип котыртып китте. Аны оештыруда минем бер катнашым да юк, димәк, яза алам. Коткы керде (көлә).

-Программаңда Язучылар берлегенә алынасы язучының әсәрен бәяләүдә җәмәгатьчелек катнашырга тиеш дигән идең. Икене алдыгыз, мин җәмәгатьчелек — мин катнашмадым.

-Мин синең сүзең белән килешәм. Аны онытмаска кирәк әле. Тик анда бит бер мәшәкате дә бар — авторлык хокуклары мәсьәләсе. «Нигә минем әсәрне куясың?» – дисәләр? Аның өчен зур штрафлар каралган.

-Аптырагансың икән, Берлеккә керергә гаризасын биргәндә, ниндидер әсәрләрен чыгарырга рөхсәтен дә бирсен.

-Анысы да дөрес. Әле без җәмәгатьчелек белән киңәшмичә ике кешене генә алдык. Берсе — Дания Нәгыйм. Аның беренче китабы әллә кайчан чыккан инде. Аннары ике бала тапкан, анысы да кирәк, әдәбият дип ялгыз калган бәхетсез җаннар күпме! Икенчесе — 30 еллап союзга алынмаган Челяев. Аны рус телле язучылар бик тәкъдим итте. Балансны да сакларга кирәк бит.

-Тагын бер пункт — язучыларның иҗат кичәләрен зур залларда уздыру кирәклеге.

-Анысы булачак, Алла теләсә. Соңгы елларда ул Тукай клубына гына кайтып кала башлаган иде. Кире киңәйтергә теләк бар.

-Яшь язучылар белән алга таба да актив эшләргә кирәклеге турында ике пунктта әйткән идең.

-Бу инде бераз гомумирәк сүз. Без җәйгә чыкканда соңгы үткәрелгән кичәбез Йолдыз Миңнуллина җитәкчелегендә яшь шагыйрьләр белән очрашу иде. Халык бик аз иде, син дә килмәдең. Әдипләребездән Батулла, Хатыйп Миңнегулов бар иде. Яшьләрнең шигырьләрен мин бераз чамалыйм әле. Хатыйп абый, Батуллалар, гомумән, берни дә аңламады. Анда метафоралар бар, конкретика юк, ансыз гади халыкны да җәлеп итеп булмый. Осталык җитмәүдәнме икән инде ул, белмим. Яшерен-батырын түгел, рәхәтләнеп укып эстетик ләззәт ала торган шигырьләр күп түгел. Күбесе кызлар инде, сүз дә юк. Әле аларныкы әйбәт, арада берничә егет тә бар, аларныкы бөтенләй пүчтәк.

Әйтергә теләгәнем шул — әгәр чәчрәп торган талант икән, без аңа бөтен юлларны ачабыз, Алла теләсә.

-Нәрсә ул «бөтен юл»?

-Китабын чыгару, популярлаштырырга булышу, кичәсен уздыру… Тагын нәрсә кирәк? Грамота бирә алабыз, медаль…

30 яшькә кадәрге яшь язучыларның исемлеген төзедек. Аларга аерым игътибар булачак.

-Яшьләр дигәннән. Шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина бар бит әле. Татар теле укытучысы.

-Әйе, күрдем аның татар теле укытучысы монологын. Бик шәп язылган! «Нинди генә киртә булса да, бирешмим», ди. Бу бит бик зур әйбер. Бу аның шәхес булуын күрсәтеп тора. Ләйлә Хәбибуллинаны шагыйрә буларак та әйбәт беләбез — шигырьләре дә әйбәт иде.

Тагын укытучылар бар әле бездә. Мәсәлән, Алмаз Мансуров. Мин язучы яшь чагында бер генә ел булса да укытып алырга тиеш дигән фикердә торам. Кимендә.

-Син моны укытып караган кеше буларак әйтәсең инде, име?

-Әйе. Ярты ел. Без андыйларны күз уңында тотабыз. Ләйлә соңгы арада бик күренмәде дә әле. Укыту – бик авыр эш.

-Бу монологы аркасында авырлыклар туса, Язучылар берлеге аны якларга әзерме?

-Әлбәттә. Бу турында шик тә була алмый. Кагыла башласалар, Язучылар берлегеннән дә, Дәүләт Советыннан да яклау булачак.

-Чираттагы пункт — Мәскәүдәге әдәби җәмәгатьчелек белән элемтәләрне яңарту һәм Иҗади берлекләр ассоциациясе белән уртак эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген өйрәнү мәсьәләсенә килгәндә, ягъни Данил Салихов салып калдырган минаны зарарсызландыру мәсьәләсе ничек хәл ителә?

-Данилны бернинди мина да салды дип исәпләмим. Россия Язучылар берлегенең идарә рәисе Николай Иванов (Союз писателей России. Авт) июньдә митрополит белән очрашырга Казанга килергә тиеш иде. Шунда минем белән очрашу теләген әйтеп шалтыратканнар иде. Очрашырга каршы түгеллегемне, әмма алар составына кушылырга җыенмавыбызны әйттем, ул минем компетенциядә дә түгеллеген аңлаттым. Белмим, митрополит белән очраштымы икән — матбугатта хәбәрләр күрмәдем, минем белән очрашу талпынышы да булмады.

Бу мәсьәләдә безнең позиция анык билгеле. Ул мин генә хәл итә торган әйбер түгел, язучыларның да фикерен беләм: алар Россия Язучылар берлеге составына керергә теләми. Ул безгә нәрсә бирә? Елга бер-ике тапкыр фестивальгә чакырырлар, бәлки. Мин аңа мохтаҗ түгел.

Мәскәүдә Сергей Шаргунов җитәкчелегендә язучылар берлекләре ассоциациясе оештырылды бит. Шаргунов — билгеле язучы, РФ Дәүләт Думасы депутаты, әтисе дә билгеле тәрҗемәче булган кеше. Аның белән элемтәгә кереп, ассоциациягә турыдан-туры кереп буламы икәнен белештем. Аның җавабы болай: «Мин Татарстан Язучылар берлегенең мөстәкыйль рәвештә ассоциациягә керүенә каршы түгел, ләкин гамәлгә куючылардан Союз писателей России моңа вето куячак. Алар үзләре сезне йотмакчы була». Россия Язучылар союзы турыдан-туры безнең үзләрендә икәнен күрсәтмәкче, чөнки Татарстан Язучылар берлеге Россия Федерациясендә зур оешма санала.

Ә фестивальләр мәсьәләсенә килгәндә, үзе генә шул союзга кереп, аларга Ренат Харис күп йөрде инде. Бәлки, аның бәхете арткандыр, ләкин мин аннан артык мәгънә күрмим. Аралашырга кирәк, әлбәттә, рус язучысымы, яһүдме, төрекме, үзбәкме, литвамы… Минемчә, кемнеңдер составына кермичә, һәр оешма белән турыдан-туры бәйләнешләр булдырырга тиешбез. Безнең белән дуслашырга телиләр икән — тигез дуслашсын!

-Язучылар иҗатын пропагандалау бүлеген торгызу дип тә әйткән идең.

-Монда штат мәсьәләсе бар, мин аны артык күпертү ягында түгел. Аңа карап акча артмый бит. Без барыбыз да татар әдәбиятын пропагандалау, популярлаштыру белән шөгыльләнәбез, очрашуларга йөрү шул бит инде. Бәлки, кызып китебрәк әйткәнмендер. Пропаганда бүлекләре теге заман күренеше инде. Хәзер сайт, ютуб каналлар бар, алар шул пропаганда бит инде. Шул юнәлештә киңрәк аудиториягә чыгу юлларын эзләргә кирәк.

-Иҗатны пропагандалауга килгәндә, Рөстәм Галиуллинның куен китапларын нәшер итү идеясе бик әйбәт.

-Әйе, Рөстәм Галиуллин молодец, татар китабын сатып була икәнен Татарстан китап нәшриятына күрсәтеп бирде. Алар бит 150 китап та сата алмый.

-Кыйммәт бит. Алар бит андый юка китапларны чыгармый да.

-Районнарда әдәбият көннәре үткәрү һәм анда китаплар сатуны оештыру өчен Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итү дип тә әйткән идең.

-Җәй көне булмый инде ул. Яңгыр көткән район башлыгына әдәбият көннәре дип шалтырату да әллә ничек бит әле, бөтенләй әдәбиятны күрә алмый башларга да мөмкин. Кайсыдыр риза да булуы бар, ләкин яхшы түгел, эшләгән кеше янында торганчы пес иткән кеше янында тор, дигәндәй. Көзләр җиткәч эшлибез, Алла бирса. Кайбер районнар рәхәтләнеп риза. Сөйләшкәннәрнең берсенең дә юк дип каршы төшкәне булмады. Әле Раил Гатауллинның Әдәби марафоны белән бергә Әдәби сабантуй уздырабыз менә.

-Кинематографистлар берлеге белән киносценаристлар әзерләү өчен студия оештыру турында да әйткән идең.

-Искә төшердең әле — Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров минем бер хикәямә кызыгып йөри. Шуны җибәрергә кушкан иде — онытканмын. «Ак эт» дигән хикәя. Ул бит мине сценарий язарга да кыстый. Минем генә вакыт юк.

Илдар белән гел элемтәдә. «Татар язучылары әсәрләре буенча кино төшерү мәсьәләсен күтәреп, республика җитәкчелегенә керик», – ди инде ул. Анда кермичә генә акчаны каян аласың? Халыктан тиенләп җыеп булмый бит. Бу пункт буенча әлеге эшне күз уңында тотарга кирәк, дип бу теманы ябыйк. Чөнки миннән генә тормый ул.

Бездә кино мәсьәләсе баштан ук дөрес башланмады, «Болгар җилләре”ннән соң түрәләрнең дә күңеле сүрелде…

Хәзер бит, дөресен әйткәндә, телефоннан да кино төшереп була. Якутлар аз бюджетлы кино төшерә бит әнә.

– Ркаил, тагын бер әйбер бар монда: якут үзе төшергәнне үзе карый, татар карамый. Бу безнең үзенчәлегебезме, әллә без хәтта үзебез дә карамаслык начар төшерәбезме?

Үзенчәлегебездер. Мәнле халык булса, начаррак булса да үзенекен карар иде. Начар икәнен белер өчен дә карарга кирәк бит.

Без мәнсезрәк, әйеме?

Бу әле йомшак әйтелде, бездә китап укымаган килеш хәзерге татар әдәбиятын начар дип сүгәләр, татар фильмын да карамыйча гына начар диләр.

– Ркаил, Язучылар берлеге рәисе тырышып кына татар әдәбиятын күтәреп буламы?

– Язган кеше яза инде ул. Кем рәис булуга карамастан. Язмаганын берни эшләтеп булмый. Язучылар берлеге рәисе буларак, мин әйбәт язучыларның эшен бәяләргә тиеш. Мәсәлән, Марат Кәбиров Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алачак, Алла бирса. Марат Кәбировка бер мактау кәгазе дә бирелмәгән булган, ул бит инде 50гә җиткән кеше. Ләис Зөлкарнәйгә дә дәрәҗәле исем бирәсе килә, аның бер Почет грамотасы да юк икән.

– Бу стимул бирәме?

– Бирә дип уйлыйм. Әдәби премияләр дә бирергә кирәк, күп бит бездә алар. Беренче җыелышта ук: «Идарә әгъзасы булдым да, премия алам, дигән әйбер бетте. Андый әйбер була алмый», – дидем. Әйткәнем күпләргә ошамады инде. Әмма премия чын әдәби әсәргә бирелергә тиеш. Аның авторы миңа ошамаска да мөмкин. Әйбәт яза торган кешенең күп очракта холкы да бик җайлы булмый.

– Элеккеге идарә Зифа Кадыйрованы Берлеккә алмаган иде. Бу мәсьәләгә карашың?

– Зифаның укучысы бар. Тарсынырга ярамый. Рәис булгач ук шалтыраттым мин аңа. «Кызыгы бетте», – диде.

– Өстенә бу кадәр эш өелгәч, Ркаил Зәйдулла дигән язучыбызны югалттыкмы?

– Алай өздереп әйтергә кирәкми инде.

– Шуңа таба барамы?

– Юк инде. Язучы язмый түзә алмый. Ул минем эчтә йөри, бугазга таба үрли, язсаң гына ул йөктән котылып була. Аннары тагын яңа төер барлыкка килә дә тагын менә башлый. Ул әле мондарак кына (корсак тирәсенә күрсәтә. Авт.), менеп җиткәч…

…Кама Тамагындагы бакчаңа кайтып китәсеңме?

– Әйе. Анда нәрсә дә булса языла. Бу эш каторга түгел бит инде. Ялы да бар. Мин бит күпмедер елдан соң минем рәислегем дә, депутатлыгым да беркемгә кирәкмәгәнен яхшы аңлыйм. «Нәрсә язган соң ул?» – диячәкләр. Шул чагында авыр хәлдә калмаска кирәк.

intertat.ru Рузилә Мөхәммәтова


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова