Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла язучы Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган «Әмирхан Еники һәм татар әдәбияты яңарышы» түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Ул Әмирхан Еникине татар әдәбиятының камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтүен әйтте.
«Әмирхан Еники сугыш вакытыннан соң яңадан яза башлый. Менә шунда ул чын әдәбиятның камил һәм мөкәммәл икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә ул безгә якын. Иң милли язучы. Татар халкына гына хас алымнар куллана. Аның барлык хикәяләре оста кул белән, олуг рәссам кулы белән язылган. Милли булган саен аның әсәрләре башка халыкларга да кызыграк була бара. Үз вакытында шактый әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп чыккан. Шул вакытта ук Мәскәүдәге язучылар: «Сездә Еники бар бит!» – дип әйтә иделәр», – диде ул.
Ркаил Зәйдулла карашынча, Әмирхан Еники ХХ гасырда татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле. «Иң олы, иң югары кимәлдә яза торган әдип. Минем өчен ул беренче урында тора. Сүз рәссамы буларак, минемчә, Әмирхан Еники белән Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал һ.б. ярыша алмый. Ул вакытта әдәби тел туып кына килгән бит», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Ул соңгы елларда Әмирхан Еникинең 30 хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителүен (тәрҗемәчесе – Альп Эрен Демиркая) әйтте. «Хәзерге вакытта Ринат Мөхәммәдиевтан кала, безнең классиклардан төрек теленә Әмирхан Еники һәм Аяз Гыйләҗев әсәрләре бик күп тәрҗемә ителә. Чын әдәби әсәр язсаң, бүтән халыкларга да якын буласың. Хәтта көнбатыш халыкларына да. Олуг язучыларыбызны тәрҗемә итү эшен дә дәвам итәргә кирәк», – диде язучы.
«Татарстан Язучылар берлеге каршында әдәби тәрҗемә үзәге бар. Киләчәктә Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен дә тәрҗемә итәргә җыенабыз. Еники әсәрләренә нигезләнеп, «823 километр» фильмын төшереп карадылар. Бик үк уңышлы булмады, чөнки кинода Әмирхан Еникинең олуг язучы икәнен танып булмый», – дип бәяләде Ркаил Зәйдулла.
Язучылар берлеге рәисе Әмирхан Еники белән аралашып калган. «Театрга минем өслүбем, иҗат итү алымым туры килми. Мин язучы гына, ясаучы түгел», – дип әйтә иде ул. Драматургиядә ясау мәсьәләсе зур роль уйный, аның үзенең законнары бар. Шуңа күрә Әмирхан ага бөек прозаик булып калсын. Әлбәттә, омтылышлар ясарга кирәк. Әмирхан Еникинең иҗатын, аның тормыш юлын безгә әле өйрәнүне дәвам итәргә кирәк. Шундый бөекләребез белән горурланыйк», – диде ул.
- Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә