Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ренат Харис укулары

25 нче апрельдә Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә Ренат Харис исемендәге «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» X республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.Әлеге олы чарага шагыйрь тормыш иптәше лилия ханым һәм улы Әмир белән кайтты.Фәнни укуларда язучы Гөлнур Айзат, Буа якташлыгы вәкилләре катнашты.

Конференциядә төрле юнәлешләрдә Татарстан Республикасы районнарыннан килгән укучылар көч сынашты. Алар Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрдә (татар, рус, чуаш, азербайджан, инглиз, төрек, немец, француз) сөйләделәр. Шагыйрь иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар. Ренат Харис Буа төбәгенең 3 талантлы баласына үз исемендәге премияне тапшырды.Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучылар ТР Язучылар берлегенең җиңүче һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова