Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ренат Харис: «Дөнья әдәбиятында мондый күренеш юк»

9 гыйнварда каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулды. Юбилей хөрмәтенә Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алу тантанасы узды.

Чәчәкләр кую тантанасы ТР Милли музеенда Фатих Кәрим иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичә һәм экскурсия белән дәвам итте. Биредә мөһтәрәм язучыларыбыз һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыелган иде.

Кичә Казанның 36 гимназиясе укучыларының чыгышы белән башланып китте.

Фатих Кәримнең 1942 елда язылган “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасында сүз Казан шәһәренең Лядов урамы 7 йортта урнашкан госпиталь һәм Бөек Ватан сугышында яраланып, биредә дәваланып ятучы солдатлар турында бара. Алар арасында Фатих Кәрим дә була. Әлеге поэманы ул нәкь шушы госпитальдә дәваланып яткан чакта яза. Бүгенге көндә госпиталь булган бина төзекләндерелгән һәм мәктәп итеп яраклаштырылган. Анда хәзер балаларга белем бирүче 36-нчы гимназия эшли. Гимназия җитәкчелеге һәм укытучылар, сугыш елларында бу бинаның  госпиталь булып хезмәт итүен һәм анда Фатих Кәримнең сугыш ярасыннан дәвалануын белгәннән соң,  патриот шагыйрнең исемен мәнгеләштерү эшенә керешәләр. Эшкә укучылар да җәлеп ителә. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым  белән дә бәйләнешкә керәләр. Күмәк көч белән гимназиядә Фатих Кәримгә багышланган күргәзмә булдырыла. Анда шагыйрьнең иҗатына, тормыш юлына һәм сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына багышланган  документлар, фоторәсемнәр куела. Хәзер гимназиядә ел саен диярлек Фатих Кәрим иҗатына багышланган бәйгеләр, укулар, төрле очрашулар оештырыла.

Кичә барышында әдәбият галиме Фоат Галимуллин әлеге мәктәпне шагыйрьгә багышланган иң изге йорт дип билгеләп узды.

“Фатих Кәрим күмелгән Багратионовск шәһәрендә үзәк урамнарның берсе шагыйрьнең исемен йөртә. Биредәге туганнар каберлегендә 7 меңнән артык сугышчы җирләнгән. Шушында күмелгән һәр сугышчының кабере турында үзәк аллеядә мәгълүмат бирелгән. Фатих Кәримнең кабере иң түрдә. Биредә, Фатих Гали улы Кәримов – татар шагыйре, дип язып куелган. 100 еллыгына багышлап портретын да эшләгәннәр, ул татар һәм рус телләрендә шигъри өзекләр белән бизәлгән. Бу безнең өчен нинди зур горурлык!” – дип сөйләде ул һәм милли музейга шагыйрьнең хатларын да тапшырды.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис фикеренчә, фронтовик-язучының язмышы бик үзенчәлекле. “Дөнья әдәбиятында мондый күренеш юк. Бөтен язучылар штабларда, фронт редакцияләрендә эшлиләр. Фатих Кәрим әсәрләрен окопларда, сугыш эчендә язган. Иң мөһиме аның бөтен язганы Казанга кайтып җитә. Фатих Кәримнең иҗатын әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Үзебезнең бөекләребезне бөек итә белү кирәк”, – дип сөйләде ул.

https://magarif-uku.ru

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова