Татар әдәбияты зур югалту кичерә. Язучы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев вафат булды. Аңа 76 яшь иде.
Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылында туа.
Башлангыч белемне туган авылында, сигезьеллыкны күрше авыллары Шәңгәлчедә алып, аннары 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел университетның журналистика бүлегендә укый, аннары, Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.
Укуын тәмамлап Казанга кайткач, Р.Вәлиев 1972–1981 елларда республика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркятибе вазифаларын башкара. 1981–1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе, 1984–1986 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, 1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.
Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язмалары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басыла. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шуннан соңгы елларда янә егермеләп шигъри китабы нәшер ителә. 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе», 2022 елда “Язмышым кайтавазы” исемле юбилей җыентыклары, “Сайланма әсәрләр”енең алты томлыгы дөнья күрә.
Мәхәббәт һәм яшьлек темасы шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.
Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла торган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» (1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан өч йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.
Р.Вәлиев – танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, оста оештыручы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булгач, бу китапханәне ул татар китабын туплап-өйрәнеп һәм пропагандалап тора торган гыйльми оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелдерде.
1990 елдан 2019 елга кадәр Р.Вәлиев Татарстан Республикасы парламенты депутаты, аның Президиум әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе (соңрак-Комитеты) җитәкчесе була.
Р.Вәлиев – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Халыкара язучылар оешмасы ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президенты, җитмештән артык шигырь, проза һәм тәрҗемә китаплары авторы, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.
Яңа комментарий өстәргә