Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнде

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне соңгы юлга Камал театры залыннан һәм Мәрҗани мәчетеннән озаттылар. Разил Вәлиев Курган комплексында җирләнде.

Разил Вәлиевнең җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган иде һәм халык сәхнәгә менеп хушлашты. Хушлашу Мәрҗани мәчетендә дәвам итте – биредә җомга намазы һәм җеназа намазы укылды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм дәүләт хакимияте органнары исеменнән хушлашу сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Ул җәмәгатьчелек исеменнән гаиләсенең, хезмәттәшләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Парламентта озак еллар бергә эшләдек. Разил Вәлиев биредә кешеләргә хезмәт итүен үзенең төп бурычы итеп санады», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Хушлашу мәрасимен алып барган халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Разил Вәлиевнең шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, публицист та һәм иң мөһиме, үзеннән соң килгән каләм әһелләренә чын остаз булуын ассызыклады. «Аның белән һәрвакыт киңәшләшеп була иде, төпле киңәшләрен, акыллы сүзен каләмдәшләренә дә, татар җәмәгатьчелегенә дә җиткерә иде», – диде ул.

«Каләмдәшебез Фатих Котлы соңгы атна-ун көндә аның янына һәр кичне диярлек барып Коръән укып кайта иде. Соңгы сулышын алганда Фатих әфәнденең ясин чыккан вакыты булган. Урының оҗмахта булсын, Разил абый, татар халкы исән чакта син һәрвакыт күңел түрләребездә», – диде Ркаил Зәйдулла.

Хушлашу мәрасименә Башкортстан Язучылар берлеге рәисе һәм Башкортстан корылтае депутаты Айгиз Баймөхәммәтов та килгән иде.

Разил Вәлиевнең гаиләсе һәм якыннары исеменнән килүчеләргә рәхмәт сүзләрен дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Абдуллин әйтте. «Разил Вәлиев татар язучысы, Татарстаннан, ләкин ул дөнья масштабындагы язучы», – диде Тәлгать Абдуллин.

Мәрасим азагында соңгы сүзләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде. «Безнең язучыларыбыз дөньядан үткәч теге дөньяда бездән риза булып ятсыннар дисәк, без балаларыбызны, оныкларыбызны язучыларның әсәрләрен ана телендә укырлык итеп үстерергә тиеш. Без шуны эшли алмасак, никадәр генә матур сүзләр сөйли алмасак, хезмәтләребез исраф булып ята дип безгә үпкәләп ятачаклар», – диде Җәлил хәзрәт.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов