Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисовның дипломат Кәрим Хәкимовка багышланган «Белые волки» китабын яшьләргә укырга тәкъдим итәргә кирәк дип саный.
«Китапның кулъязма варианты белән ярты ел элек танышып чыктым. Ул ике өлештән иде. Фәрит Фарисович, чыннан да, бөек шәхесләр турында яза. Бу хезмәт яшь буын өчен файдалы. Китапны язганда үзеңә дә бүре булырга кирәк. Сез максатыгызга ирешә алгансыз. Мин үземә бик күп мәгълүмат алдым», — дип бәяләде ул китапны.
Равил Фәйзуллин Мәскәүдә күпчелек чараларның Фәрит Фарисов ярдәме оештырылуын да билгеләп үтте. «Көчегез ташып тора, мәшһүр татарлар белән тапшырулар да алып барасыз. Китаплар язарга кайдан вакыт табасыздыр?» — дип гаҗәпләнде шагыйрь.
Автор Кәрим Хәкимовның Согуд Гарәбстаны короле арасындагы ир-ат дуслыгы турында язган. «Китапны, иң элек, яшьләр укып карасын иде, чөнки алар җыентыкта тасвирланган вакыйгалар турында өстән-өстән генә белә», — диде Фәрит Фарисов.
«Сез күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Аның профессиональ язучы түгел икәнен исәпкә алырга кирәк. Китапта Чечня сугышы вакыйгалары да сурәтләнә. Фәрит Фарисов ситуацияне гадел бәяләп яза. „Белые волки“ китабында постулатлар бар һәм аны һәр кеше үзенчә аңлый», — дип сөйләде Чечня Республикасы халык язучысы Канта Ибраһимов.
«Белые волки» повесте ХХ гасырдан башлап 2010 еллар уртасына кадәр Россиянең йөз еллык тарихын колачлый. Автор илебезнең Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруы, Чечнядагы хәрби каршылык, дуслык һәм гаделлеккә ышаныч турында яза.
«Бүре — үзенчәлекле символ, төркиләр тотемы. Без ул символны югалттык. Тамырларыбызга кайтырга кирәк. Бүре — төрки халыкларның билгеле бер кыйммәтләр системасы, аерым ментальлеге. Бу — югары әхлаклылык, гаделлек, гаилә, азатлык һәм сафлык символы. Мин Кәрим Хәкимовта булган ихтыяр көченә шаккаттым», — дип сөйләде ул кичәдә.
Фәрит Фарисов дипломатның тормыш юлын җентекләп өйрәнгәнен әйтте. «Кәрим Хәкимов — гап-гади авыл малае. Башкортстанның Бишбүләк районыннан. Аңа эшләргә, гаиләсен ашатырга, камилләшергә, шул ук вакытта зур җаваплылык аша узарга туры килә. Китапта сүз Согуд Гарәбстаны Корольлеге барлыкка килү чоры, Хәкимовның король белән дуслыгы турында бара», — ди ул.
/tatar-inform.tatar/Зилә Мөбәрәкшина
Яңа комментарий өстәргә