Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде

21 март көнне, Халыкара шигърият көне уңаеннан, Габдулла Тукайның әдәби музеенда танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил, Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

Әдәби-музыкаль кичәдә авторның шигырьләре Г.Камал театры артистлары Дания Нурлы, Илнур Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Казан театр училищесы студентлары һәм авторның үз укуында яңгырады. Чарада танылган әдәбият галимнәре Нурфия Юсупова һәм Ләйсән Надыршина Рәмис Аймәтнең әлеге китабын югары бәяләделәр.

Кичәдә авторның «Тукай карашы» исемле шигыре татар, рус, төрек һәм азәрбәйҗан телләрендә укылды. Китап тәкъдим итү кичәсендә Халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә Ганиуллина, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов һәм Айзилә Зиннәтуллина башкаруында Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән романслар, эстрада җырлары да яңгырады.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова