Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурлатта Ирек Диндаровның тууына 70 ел тулу уңаеннан әдәби кичә булды

Нурлат районының Биккол авылы Мәдәният йорты һәр көнне гөрләп тора. Менә узган шимбәдә авылдашыбыз Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Ирек Гали улы Диндаровның тууына 70 ел тулу уңаеннан әдәби кичә булды. 1980-90 нчы елларда, атаклы КамАЗ төзелеше дәверендә туган халкына азатлык теләп яшәгән милләтпәрвәр әдипләр агымына кушылып, Чаллы шәһәренең беренче радиосын оештыручы, актив эшчәнлеге өчен “КамАЗ төзелеше ударнигы” дигән мактау билгесе белән бүләкләнгән кызыклы шәхес, горурлыгыбыз иде ул безнең. Кызганыч, берничә китап чыгарып, иҗаты киң җәелгән чорда вакытсыз вафат булды. Ихласлык белән сугарылган юбилей чарасында олысы-кечесе Ирек абый турында истәлекләр сөйләделәр, әсәрләрен укыдылар, аның яраткан җырларын башкардылар.

Бирегә аның якыннары, туганнары чакырылган иде. Мәрхүмнең абыйсы язучы Илдус Диндаров гаиләдәге балачак хатирәләрен яңартты, Ирек иҗатының үзенчәлекле якларына тукталды. Сүз җаеннан, шушы арада гына Илдус абыйның ТР Президенты каршындагы Татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясе оештырган ябык әдәби конкурста җиңгән “ Ак төннәрнең кара көннәре” исемле повесты басылып чыкты. Автор бер уңайдан шул китап белән дә таныштырып үтте, сорауларга җавап бирде.

Мәдәният йорты белән янәшәдә генә Диндаровлар гаиләсе яшәгән йортның нигезе тора. Былтыр бу изге туфракка аларның әти-әнисе – күренекле педагоглар Хәйдәргали Галимдар улы һәм Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы Диндаровлар хөрмәтенә истәлек билгесе-стела куелган иде. Бүген кичәдә катнашучылар шул ядкәргә чәчәкләр куйдылар, мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылдылар.

Рәсемнәрдә: әдәби кичә мизгелләре.
Зөлфия Закирова,
Мәдәният йорты директоры.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова