Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли китапханәдә Халисә Мөдәррисованың иҗат кичәсе узды

17 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, прозаик, драматург Халисә Мөдәррисованың иҗат кичәсе узды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады һәм Берлекнең “Әдәбияттагы казанышлар өчен” медале белән бүләкләде. Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, иҗатташ дуслары Рәдиф Гаташ, Илсөяр Иксанова, Дилә Булгакова, Вахит Имамов һәм башкалар җиткерде.

Татар эстрадасы җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Айгөл Бариева, “Фәридә-Алсу” дуэты шагыйрәнең сүзләренә иҗат ителгән “Мин көтәрмен”, “Балан”, “Утырмадың атларыма”, “Араларда ай гына” җырларын башкардылар.

Кичәне Резеда Сәлахова һәм Илдар Кыямов алып барды.
Сценарий авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова