Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

 

 

Милли китапханәдә «Бәхет акчасы»ннан башлап әлифбага кадәр татар китабы юлы күрсәтелә

ТР Милли китапханәсе яңа бинасында үз фондларыннан беренче зур күргәзмәсен оештырды. Биредә «Бәхет акчасы» һәм кабер ташларыннан башлап әлифбага кадәр олы юлны узарга мөмкин.

«Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе иң элек журналистларга тәкъдим ителде. Беренче экскурсияне күргәзмәнең кураторы, борынгы кулъязмалар белгече, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директоры урынбасары, күргәзмәнең кураторы Альфред Бустанов үткәрде.

«Татар мәдәниятенең генетик фонды китапларда чагыла. Фондлар белән эшли башлагач, без моңа тагын бер кат инандык. Без үз асылыбызны, юлыбызны эзлибез. Тамырларыбызга китаплар аша килеп бүгенге көндә алдыбызга куелган сорауларга да җавап таба, иртәгәге көннең проектын ясый алабыз», — диде ТР Милли китапханәнең генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова күргәзмәне тәкъдим итеп.

«Әлеге күргәзмә аша без үткәнебездән киләчәккә нәрсәләр ала, балаларыбызга нәрсә бирә алуыбызны күзалларбыз. Күргәзмәдәге һәр бүлек мәдәниятебезнең өзлексезлеген генә түгел, драматик борылышларны да, параллель хәрәкәтне дә күрсәтә», — дип башлады Альфред Бустанов.

Күргәзмә Алтын урда мәдәниятеннән — эпитафия, акча үрнәкләреннән башланды. «Акча үрнәкләрендә символлар да күрәбез. Аларда барс та, кояш та, бәхет символы да бар. Һәр килгән кеше бирегә басып үз тормышында акчаның нинди роль уйнавы турында уйлана ала», — диде галим.

Күргәзмәдә татарлар тарафыннан голланд кәгазенә фарсы телендә күчереп язылган китаплардан башлап, бүгенге әлифбаларга кадәр татар китабы юлын узырга мөмкин. «Әлифба заманча татар мәдәниятенең иконасы, ул биредә метафорик роль уйный», — диде галим.

«Без үз мәдәниятебезгә әлифбага ал белән басып карыйбыз, ә бит икенче якка борылсак, без бөтен дөньяны күрә алыр идек», — диде Альфред Бустанов әлифба янында.

Күргәзмәдә тарихи шәхесләрдән «Идел-Урал» проекты авторларының берсе, соңрак «тел пролетаризациясе» белән шөгыльләнергә мәҗбүр булган Галимҗан Шәрәфкә, татар укытучысы һәм галимә Зәйнәп Максудовага күренекле урын бирелгән.

Оештыручылар биредә экскурсоводсыз да барысы да аңлашылуын, һәр бүлекнең җентекләп язылуын ассызыклый. Тыңлаучыларны инсталляциядә күренгән «бәхет акчасы» дип аталган монета рәсеме белән дә, фотога төшү өчен уңайлы урыннар белән кызыктыралар.

«Без фондлардан тәкъдим иткән әйбернең биредә аз өлеше генә кулланыла алды. Фондларыбыз бик бай. Без фондларыбызны Әхмәтһади Максуди 1906 елда оештырган китапханәнең Мөселман филиалыннан башлана дип тә әйтә алабыз. Шул заманнан бирле нинди генә басма гына кермәгән!» — диде ТР Милли китапханәнең фәнни эшләр буенча генераль директор урынбасары Ирек Һадиев.

Күргәзмә түләүле, аның параллель программалары да булачак. Оештыручылар аны ноябрь аена кадәр барыр дип планлаштыра. Күргәзмәне татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә дә алып чыгу планы да бар.

/tatar-inform.tatar Рузилә Мөхәммәтова

 

 

Язучылар