Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Марсель Галиев төрки халыкларга Нобель премиясе кебек үз премияләре кирәк дип саный

Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Марсель Галиев төрки халыклар өчен Нобель премиясе дәрәҗәсендәге үз премияләре кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул 11 октябрьдә «Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да «Чытырманлыкта» һәм «Сүзләрдән — сәйләннәр» дип исемләнгән ике яңа китабын тәкъдим итү чарасында әйтте. Чарада язучылар, журналистлар, КФУ студентлары катнашты.

«Бөек шәхес Максим Горькийны Мәскәүлеләр танырга теләми. Чөнки ул заманында иң популяр шәхес булган. Шуның өчен аннан үч алалар, дип уйлыйм. Ул 5 мәртәбә Нобель премиясенә тәкъдим ителә һәм ала алмый. Чыңгыз Айтматов та алмады аны. Бирмиләр. Чөнки Нобель премиясе – яһүдләрнеке. Аны безгә бирмиләр. Димәк, безгә, төрки халыкларга, үзебезнең премияне булдырырга кирәк. Яһүдләрнекенә карап ятканчы, төрки милләт берләшеп, Нобель премиясе кебек үзенең бер зур премиясен ясарга тиеш. Акчасы кимеми торган булсын, банкта торсын, Нобельнеке кебек», – диде язучы.

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова Марсель Галиевның бу идеясен хуплады һәм әлеге премиягә язучының үзен тәкъдим итәргә кирәклеге турында әйтте. «Төрки дөньяның үзенең бер премиясе булырга тиеш, дигән фикер әйтте Марсель абый. Килешәм. Әгәр дә мондый премия булдырыла калса, Татарстаннан Марсель Галиевны тәкъдим итәргә кирәк дип саныйм», – диде ул.

  • Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Чытырманлыкта» – тәрҗемәләр китабы. Анда Максим Горькийның әсәрләренемец галиме Карл Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре турындагы хезмәтләре; япон язучысы Рюноскэ Акутагаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, калмык язучысы Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Руи Гонсалес де Клавихоның сәяхәтнамәсе тупланган.
  • «Сүзләрдән – сәйләннәр» китабында авторның төрле елларда иҗат ителгән гыйбрәтле сүз тезмәләре, канатлы әйтемнәр-мәкальләре туплап бастырылган.

Марсель Галиев «Чытырманлыкта» китабына кергән хезмәтләрнең авторларын нәрсә берләштерүен аңлатты. «Бу шәхесләрнең һәрберсенең хезмәтләрендә татар исеме бар. Немец галиме Карл Фукс моннан 200 ел элек яшәгән татарларның яшәү рәвешләрен сурәтләп калдырган. Татар мәҗлесләрендә булып, чаршау артына посып сөйләшүләрен тыңлап торып язган. Татар хатын-кызларының бизәнүләренә кадәр тасвирлаган ул. Аның үзенә татар кызлары гашыйк булып, сөю хатлары да яза торган булганнар», – диде Марсель Галиев.

Язучы тәрҗемә эшенең авыр һәм катлаулы процесс булуын билгеләп үтте. «Карл Фуксның хезмәтен алсак, 300дән артык битне ике ай ярымда тәрҗемә итеп чыктым. Көненә 25шәр бит тәрҗемә итәргә туры килде. Тәрҗемә эшенең авырлыгы шунда – чит телдә төзелгән җөмләне безнеңчә, татарлардагыча итеп киредән «сүтеп җыярга» кирәк. Бу яңадан язуга тиң. Катлаулы да, искиткеч кызык та эш бу», – диде автор.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Илсөяр Иксанова Марсель Галиевка Язучылар берлеге исеменнән котлаулар җиткерде. «Язучы өчен китабы дөнья күрүдән дә кадерле вакыйга юк. Марсель абыйны бүген шушы олы вакыйга белән – берьюлы ике китабын укучыларга тәкъдим итү мизгеле белән тәбриклим. Марсель абый халыкның гыйлемен үстерерлек, фикерен киңәйтерлек материал сайлый белүе, шуны без яраткан матур әдәби теле – Марсель Галиев теле белән тәрҗемә итүе белән уникаль», – диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, язучы Камил Кәримов Марсель Галиевны «татарда бердәнбер профессиональ язучы» дип санавын әйтте. «Максим Горький менә шушы китапны ачып, Марсель Галиевның тәрҗемәсен укыса, шаккатыр иде. «Нинди матур телдә язганмын икән бит мин», – дип таң калыр иде. Әмма аны шулкадәр матур итеп фәкать Марсель гына тәрҗемә итә алган. Марсель – татарда бердәнбер профессионал язучы ул», – диде Камил Кәримов. Чарада катнашучылар арасында бу чыгышны шәрехләүчеләр булмады.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов