Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мамадышта Вахит ага Галиевның “Эзләр калсын тарихта” китабы тәкьдим ителде

Кичә, 8 апрель көнне Татарстан Республикасы Мамадыш районында язучы Вахит ага Галиевның “Эзләр калсын тарихта” исемле истәлекләр китабын тәкьдим итү кичәсе узды.

Вахит Галиев – Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе. Аңа 94 яшь.

“Кичә бик җанлы барды. Халык үз улына иң изге теләкләрен җиткерде. Ә кичәнең икенче өлешендә укучы балаларга сүз бирелде”, – ди кичәдә катнашучылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм